Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Все города России от А до Я
Россия24.proнепрерывные новости из регионов России 24/7 на русском + новости Москвы и Подмосковья от Moscow.Media и мировые новости от RU24.pro и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

«Татарстан территориясе – тоташтан чир чыганагы»: тычкан бизгәге һәм талпан турында

Intertat.ru
11
«Татарстан территориясе – тоташтан чир чыганагы»: тычкан бизгәге һәм талпан турында

Язның иртә килүе талпаннарны гадәттәгедән иртәрәк уятты. Талпан кадалудан зарланып, табибларга инде 100дән артык татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Санитар табиблар, быел геморрагик бизгәк йоктыручылар саны артыр, дип уйлый. Табигатьтә булганда ничек сакланырга, талпан кадалса, тычкан бизгәгенең беренче билгеләрен сизгәндә кая мөрәҗәгать итәргә – болар хакында «Татар-информ»да Елена Фенина язмасы.

Статистика буенча, һәр 5нче талпан һәм һәр 4нче тычкан кеше гомере өчен куркыныч инфекцияләр йөртә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Тычканнар үзләре бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән чирләми, ә кешегә аны йоктыра ала

«Тышкы мохиттә һәрвакыт инфекция тудыручылар яши. Ул ике төрле: «инфекция барлыкка китерүче – хайван тандемы» яки «инфекцияне уятучы – йоктыручы – хайван» триадасы була. Ягъни, күрәсез, бу чылбырда кеше юк», – дип сөйләде «Татар-информ»да узган пресс-конференциядә Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина.

Бу чылбырлар үзара конфликтка керми. Кимерүчеләр чирләми – алар йоктыручы гына булып тора. Аларда чирнең бер билгесе дә күзәтелми, шуңа күрә кимерүчедә инфекциянең бармы-юкмы икәнлеген кеше белми.

«Әгәр кеше бу системага килеп эләгә икән, инфекция үзенә үсәр шартлар табачак. Бу чир авыр, өзлегүләр белән узачак, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин», – дип аңлата санитар табиб урынбасары.

Инфекция тудыручыны хайваннар тышкы мохиткә бүлеп чыгара, шул рәвешле, кеше хайван белән турыдан-туры контактта булган очракта да, шулай ук, хайванның тизәге, селәгәе яки башка бүлендекләр белән пычранган предметлар аша да үзенә чир йоктырырга мөмкин. Ләкин чир эләктергән кеше үзе башкаларга йоктырмый, ягъни бу чылбырда ул ахыргы звено булып тора. Инфекция өчен ул – тупик. Чуманың кайбер төрләре генә искәрмә булып тора, дип сөйли Авдонина.

Татарстанда табигый чир чыганагы булган урыннар берничә. Аларда тычкан бизгәге (бавыр синдромлы геморрагик бизгәк), туляремия, иерсиниоз, лептоспироз, талпан энцефалиты, талпан боррелиозын йоктырырга мөмкин.

Любовь Авдонина: «Бу чирләр авыр булып, катлауланулар белән узачак, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкиннәр».

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Татарстан территориясе – тоташтан тычкан бизгәге чире чыганагы»

Санитар табиблар сүзләренә караганда, түләмә (Себер язвасы), котыру, малярия һәм Көнбатыш Нил бизгәге кебек чирләр Татарстанда инде күптәннән теркәлми. Чума, Зика, Денге һәм Эбола бизгәкләре республикабызда бары тик читтән ияреп килгән очракларда гына булырга мөмкин. Бездә бу чирләрнең табигый чыганаклары юк.

«Татарстан территориясе – тоташтан бөер синдромлы геморрагик бизгәк чире чыганагы булып тора. Республиканың 30 районында энцефалит талпаны бар. Талпан кадалгач, вирус йогарга мөмкин районнар бу. Кимерүчеләр тарата торган туляремия чире 19 муниципаль район өчен куркыныч. Талпан һәм кимерүчеләрнең бу инфекцияне йоктыру дәрәҗәсе республикада гаять зур, ягъни бездә һәрчак хәвеф-хәтәр куркынычы бар. Бу – безнең күпьеллык күзәтүләр», – дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Статистика буенча, һәр 5нче талпан һәм һәр 4нче тычкан кеше гомере өчен куркыныч инфекцияләр йөртә. Мондый чирләрнең тәүге очраклары елның-елында бер үк вакытта – язын дачага килүчеләр һәм табигать сөючеләр активлаша башлаган чорда теркәлә. Быел яз исә иртә килгәнгә күрә, чир йоктыру очраклары март ахырында ук теркәлгән.

Бу ел башыннан Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәк чиренең 91 очрагы теркәлгән, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, бу – 3 тапкырга күбрәк. Бөтен ил буенча тычкан бизгәге белән авыру очракларының 90%ы Идел буе федераль округына туры килә, дип күрсәтә санитар табиблар, ягъни бу территория – чирнең бер зур чыганагы. Һәм Татарстан, рәсми теркәлгән очраклар саны буенча, Идел буе федераль округында III урында тора.

Тычкан бизгәге белән, нигездә, шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта авырыйлар – андыйлар Татарстанда быел 60% тәшкил иткән, бары тик 26 кеше генә аны табигатьтә ял иткәндә йоктырган.

«Һәр 3-4 ел саен чирнең артуы яки кимүе күзәтелә. Узган ел 844 очрак теркәлгән, бу – 2021 ел белән чагыштырганда, 3,7 тапкырга күбрәк. Чир артуда бу – беренче ел, шуңа күрә быелгы күрсәткечләр дә берничә санга югарырак булачак», – дип сөйләде Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы урынбасары.

Тычкан бизгәген төп таратучы – җирән кыр тычканы.

«Балалар еш кына бу кыр тычканын кулларына алырга һәм уйнарга телиләр. Күптән инде, бездә шундый бер очрак булган иде: кыр тычканы балалар бакчасына кергән, бөтен балалар да аның белән уйнаган. Шуңа күрә, кимерүчеләргә кагылырга ярамый, дип балалар белән эш алып барырга кирәк», – дип киңәш бирә Авдонина.

Бу чирне күбрәк халыкның актив өлеше – 19 яшьтән 59 яшькә кадәрге кешеләр йоктыра, алар арасында балалар бары тик 5 %ны алып тора. Чирләү очракларының иң күбесе август, сентябрь һәм гыйнвар айларына туры килә. Бу чирдән вакцина юк, шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк.

Туляремия йоктыру очраклары да арткан – йогышлы авыру табиблары үзләренә мөрәҗәгать итүчеләрдә бу чир билгеләрен 2 тапкырга диярлек күбрәк теркәгән.

Быел беренче тапкыр талпан кадалу очрагы әле 25 мартта ук теркәлгән, ә узган елгы сезонда – 10 апрельдә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Талпаннар агачта яшәми

Талпаннар – энцефалит һәм боррелиоз таратучылар. Алар күбрәк үләндә һәм 15 см дан биек булмаган куакларда яшиләр. Агачка үрмәләмиләр – халыкта киң таралган бу фикер хаталы. Кешенең киеменә эләгеп калып, ул ярты сәгать эчендә үзенә уңайлы урын таба, күп вакытта бу – култык аслары, касык тирәләре яки баш.

Апрельдән алып, октябрьгә кадәр профилактика чараларын саклау зарур. Бу вакыт аралыгында ел саен республикада 10 меңгә якын талпан кадалу очрагы теркәлә.

Быел беренче тапкыр талпан кадалу очрагы әле 25 мартта ук теркәлгән, ә узган елгы сезонда – 10 апрельдә. Ул яз иртә килү белән бәйле, ләкин төннәрен температураның минуска төшүе талпаннарның активлыгын күпмедер вакытка киметәчәк, дип аңлата Любовь Авдонина.

«Татарстан буенча бүгенгә 25 районда талпан кадалуның 113 очрагы теркәлгән. Шуларның 15е – Казанда, 18е – Чаллыда, 17се – Түбән Камада. Башка районнарда – берешәр очрак кына. Республикада әлегә энцефалитлы талпан кадалу очраклары теркәлмәгән, ләкин ел саен берән-сәрән читтән килгәннәрне очратабыз», – дип сөйләде Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы урынбасары.

Нәкъ менә Татарстанда йоктырган энцефалит талпаны теркәлмәгәнгә инде 5 елдан артык. Ләкин боррелиоз кебек йогышлы чир турында да онытырга ярамый, дип кисәтә санитар табиблар. 1993 елда республикада әлеге чир килеп чыкканнан бирле, ел саен аны йоктыруның чама белән 50 очрагы теркәлә, дип аңлатты Любовь Авдонина.

Әгәр урманда йөреп кайтырга ниятлисез икән, нәрсә киясегезне алдан ук уйлагыз.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Юу-җыештыру, тыгыз кием һәм гигиена

Кышлар үтеп, дачага кайтканда, иң беренче эш итеп, дезинфекция ясый торган чаралар белән йортны юып чыгару кирәк.

«Җыештырган чакта гади медицина маскасы түгел, респиратор кияргә тәкъдим итәбез. Идәнне себерә күрмәгез, аны юып чыгару кирәк. Тычкан бизгәге кимерүчеләрнең бүлендекләре белән пычранган тузан аша йога. Перчаткалар киегез, юып бетергәч, бөтен киемегезне салып ташлагыз», – дип киңәш итә Любовь Авдонина.

Өйне тулысынча юып чыгарырга, шулай подвал, чардакны да онытмаска кирәк. Кимерүчеләр үзләренә оя ясарга мөмкин, шуңа күрә территориядә дә өмә ясап, җыештыру мәгъкуль. Алар бик тә коры җирләр, такта һәм иске бүрәнә араларын ярата. Бары тик шуннан соң гына территориядә кимерүчеләрне юкка чыгару буенча чаралар күрергә була.

Әгәр урманда йөреп кайтырга ниятлисез икән, нәрсә киясегезне алдан ук уйлагыз: җиңнәре һәм ыштан балакларында манжетлар булган тыгыз кием киегез, муен һәм башыгыз ачык булмасын. Талпанны куркыта торган препаратларны тән тиресенә түгел, киемгә сөртергә кирәк.

Талпан шулай да кадалырга җитешкән икән, аны башын һәм борынын зарарламый гына, бик пөхтә итеп тартып алырга һәм лабораториягә тикшерергә җибәрергә кирәк. Шулай ук, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: анда сездән бу куркыныч бөҗәкне дөрес һәм куркыныч тудырмаслык итеп тартып алачаклар.

«Бу кимерүчеләр һәм бөҗәкләрне 100%ка юкка чыгару мөмкин түгел, чөнки республиканың мәйданы бик зур. Хәер, аларны 100%ка бетерүне без планлаштырмадык та, ни генә әйтсәң дә, бу – табигать һәм аңа андый глобаль күләмдә тыкшыну бик дөрес булмас иде. Эшкәртүнең максаты – кимерүчеләр һәм бөҗәкләрнең санын куркынычсыз дәрәҗәгә кадәр киметү», – дип билгеләп үтте Авдонина.

Санитар ведомство хезмәткәрләре, чир таралу очракларын киметү өчен, ел саен зур мәйданнарны эшкәртәләр. Парк, сквер һәм зират мәйданнарын аеруча ныклап эшкәртәләр. Ә урманга яки басуга чыкканда, бары тик үзеңә генә таянырга кала, димәк, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында онытмаска кирәк.


Купить контейнер 40 футов: где в СПб?

В квартире жителя подмосковного Королева обнаружена крупная партия синтетических наркотиков

Традиционную ненецкую свадьбу пары из ЯНАО показали по Первому каналу

16 городов-миллионников России должны получить коммерческие сети пятого поколения к 2030 году

Moscow.media

Жители Хакасии могут поддержать ансамбль песни и танца «Жарки» в НеоЭтноКреативном музыкальном проекте

Компания «КамАЗ» предлагает бесплатную установку систем экстренного вызова в автомобили

Купить контейнер 40 футов: где в СПб?

В квартире жителя подмосковного Королева обнаружена крупная партия синтетических наркотиков

Музыкальные новости

Новости Татарстана


Москва

Азербайджанцев оправдали за убийство спортсмена Евгения Кушнира в Самарской области. Делом заинтересовался глава Следкома РФ А. Бастрыкин



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости Татарстана на сегодня

Другие новости Татарстана

Частные объявления в Татарстане




Новости от партнёров Russia24.pro


Мода

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Все новости часа на 123ru.net

Новости Казани

Москва

Традиционную ненецкую свадьбу пары из ЯНАО показали по Первому каналу

<

>
Moscow.media <::
:: Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России

Новости Татарстана

Новости Татарстана


Москва

Азербайджанцев оправдали за убийство спортсмена Евгения Кушнира в Самарской области. Делом заинтересовался глава Следкома РФ А. Бастрыкин


Авто в Татарстане


Спорт в Татарстане



Новости тенниса


Роджер Федерер

Теннисисты Роджер Федерер и Рафаэль Надаль стали лицами рекламной кампании Louis Vuitton


Здоровье в Татарстане


Экология в Татарстане


Коронавирус в Татарстане


Музыкальные новости


Певец

Певец Филипп Киркоров проиграл Денису Дорохову 20 млн рублей на шоу "Звезды"


Власть


Россия


Rss.plus


Сергей Чемезов

Чемезов: «Многие предприятия находятся в состоянии „лишь бы выжить“»


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня



Russia24.pro — вся правда о России и из России 24/7 (сегодня и сейчас).

Russia24.pro — федеральная интернет-платформа медийных ресурсов регионов России в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. Russia24.pro — ваши новости сегодня и сейчас в Татарстане.

Все авторы публикаций — на SMI24.net (с комментариями 24/7) от Smi24.net (облегчённая версия международной платформы 123ru.net с учётом действующего законодательства РФ в отношении СМИ). Все новости на английском языке сегодня и сейчас — тут.

Опубликовать новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь, а также на страницах партнёрских проектов 103news.com и RSS +

Казань на Ria.city

Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)



Самые свежие публикации часа



Russia24.pro — информационно-просветительский интернет-канал про всё, что происходит сегодня и сейчас и происходило когда-то (в архиве, в календарном формате) во всех регионах России (не путать с федеральным ТВ каналом "Россия 24") — новости, статьи, сообщения, реплики, высказывания, комментарии из самых дальних уголков страны, конкретных регионов, городов, сёл и деревень от конкретных источников в текущее время с ежеминутно авторизованным обновлением контента (тексты, фото, видео) на основе уникальной авторской технологии обработки большого количества данных в единицу времени (в настоящее время, это — более чем 20 000 источников публикаций ежедневно со всего мира и, практически на всех популярных языках планеты) в формате онлайн. Russian24.pro — всегда свежие новости без купюр и модерации на канале Россия24.про, а также глобальных дочерних гео и тематических проектах News-Life.pro, News24.pro, BigPot.News и старейшей базовой платформе новостей 123ru.net, а так же её сателлитах. Мы — дорожим Вашим временем и каждым мнением и никогда не навязываем своего видения событий. Точка зрения редакции не всегда совпадает с толкованием авторов и текстами опубликованных новостей и статей. Спасибо, что сейчас Вы — с нами и в мире. Бесплатная публикация новостей доступна в любом городе и регионе на любом языке (определяется автоматически) по ссылке и — внизу каждой страницы.


News Every Day

Ballroom culture coming to the Long Beach Pride Festival


Game24.pro