Добавить новость

Татарстанда суда батып үлгән кызны дусты сөйрәп чыгарган

Intertat.ru
76

Татарстанда суда бала батып үлгәннән соң җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 майда Тукай районында 7 яшьлек кыз буада батып үлә. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр ачыклаганча, мәрхүмә кыз һәм аның дус кызы велосипедта йөрергә чыгалар. Буа янына килгәч, кызларның берсе суга керә, бераздан ул тончыга башлый. Дус кызы аны ярга сөйрәп алып чыга. Ләкин тончыккан кызда яшәү билгеләре булмый инде, диелә ведомство хәбәрендә.

«Татарстан 24» каналы белешмәсе буенча, бу урынга тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килә. Табиблар реанимация ясап карый, ләкин баланы коткар алмыйлар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов әлеге фаҗига турында «Татар-информ»га сөйләгән. Фаҗига Тукай районы Комсомолец бистәсендә булган. Кыз бала кергән сулык төбенең рельефы кискен тирәнлеккә китә. Шуңа күрә бала ярдан суга егыла, куркып кала. Өлкәннәр аңа ярдәмгә ташлана, әмма кызны коткара алмыйлар.

Белгеч сүзләренчә, республикада коры эссе һава торышы булу сәбәпле, кешеләр күпләп сулыкларга йөри башлаган. Әмма су температурасы коену өчен уңайлы түгел һәм өске катламда ул 18 градустан да артмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, балалар өлкәннәр янында гына су коена ала. Өлкәннәр су төбенең рельефын һәм су температурасын тикшерергә тиеш. Шуннан соң гына балаларга суга керергә ярый, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России