Добавить новость

«Бөтен ил күрәзәчеләре эзләде». Татарстанда бер ай элек югалган ир-атны тапканнар

Intertat.ru
45

Чаллыда 1 ай буе югалган ир-атны эзләгәннәр. Бу эшкә күрәзәчеләрне дә җәлеп иткәннәр. «Татарстан 24» шул хакта яза.

Әлеге ир-ат 58нче комплекстагы өеннән эшкә дип чыгып китә һәм югала.

9 майда югалган бу кешене 1 ай чамасы вакыт узгач «Палитра» сәүдә үзәгендә тапканнар. «ОРЕЛ» эзләү-коткару отряды бу турыда Chelny-biz.ru сайтына сөйләгән.

Ир-ат медицина ярдәменә мохтаҗ булган. Туганнары аны эзләү өчен күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткән. «Ир-атны бөтен илдәге күрәзәчеләр эзләде. Гаиләгә егермеләп төрле капма-каршы фаразлар әйткәннәр», – диелә бу хәбәрдә.

Бу вакытта волонтерлар медицина оешмаларына шалтырата, шаһитларны һәм танышларын сораштыра.

Табылган ир-ат исә: «Казанда шәхси эшләрем белән йөрдем», – дигән.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России