Добавить новость

«Мин сугышам, бар да әйбәт. Әнигә генә әйтмә!» дип үтенде. Мин әйтмәдем...»

Intertat.ru
540

Мамадыш районының Сикәнәс авылында туып-үскән Виктор Сафиуллинны җирләделәр, дип хәбәр итә http://mamadysh-rt.ru Аңа 39 яшь булган. Мамадыш мәктәп-интернатында укыгач, авылына кайткан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Аны күршеләренә, әбиләргә булышкан әйбәт кеше дип беләләр.  «Ул һәрвакыт әйбәт, кайгыртучан иде. Кышын кар көрәде, утын ярды. Беркемгә дә юк димәде», – дип сөйләгән Викторнең сеңлесе Екатерина Петрова.

Абыйсының махсус операция зонасына китүе турында ул беренче белгән. Яңа ел алдыннан Виктор «Ватанны сакларга китәргә телим» дип әйткән булган.

«Мин аны орыштым, кире уйларга өндәдем, «ул турыда уйлап та карама!» дип әйттем, – дип сөйләгән аның әнисе. Әмма Виктор гыйнвар аенда хәрби хезмәткә китә, гаиләсенә бу хакта әйтми. «Ул башта төзелештә эшләячәген, җимерек шәһәрләрне торгызачагын әйтте. Без ышандык», – дигән Екатерина.

Берничә атнадан Виктор шалтыратып, үзенең махсус операциядә булуын әйтә.

«Ул дүрт айга миңа нибары ике генә шалтыратты. Апрель аенда «Мин сугышам, бар да әйбәт диде. Миннән «Әнигә генә әйтмә!» дип үтенде. Мин әйтмәдем», – дигән Екатерина.

Ике атнадан, 19 апрельдә Виктор Бахмут-Артемовск шәһәре өчен барган бәрелешләрдә һәлак була. Туганнары бу хакта ай ярымнан соң гына белә.

«Абый элемтәгә чыкмый башлагач мин, аны һәлак булучылар исемлегеннән эзләүне сорадым. Миңа: җавап бар, әнисе шалтыратсын, дип әйттеләр», – дип искә ала Екатерина.

Шунда гына ул әнисенә Викторның чынында кайда булганын әйтә, серне ача. Нина Фатеева шалтыраткач, улының батырларча һәлак булуын әйтәләр.

Виктор Сафиуллинны Сикәнәс авылында җирлиләр. Мәрасимгә туганнары, дуслары, авылдашлары, якташлары һәм Мамадыш башлыгы Анатолий Иванович, хәрби комиссар Андрей Синкевич килә. Аны хәрби оркестр һәм күккә атып җирлиләр.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России