Добавить новость

Әтнәдә хатыны өстенә агач төшереп үтергән ир: «Ул үлгәнче үзем үлсәм, яхшырак булыр иде»

Intertat.ru
163

Әтнә районында яшәүче ир-ат саксызлык аркасында үз хатынын үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр иткән иде Татарстан буенча тикшерү комитеты.

14 июль көнне Ташчишмә авылындагы ир белән хатын утынга дип урман полосасына китәләр. Ир агачларга эленеп калган сынык каенны күреп ала һәм аны кисә башлый. Кызганычка, 13 метрлы каен тормыш иптәше – Мөслимә апа өстенә килеп төшә. Алынган җәрәхәтләр аркасында ул шунда ук үлә. Аңа 60 яшь була.

Тикшерү комитеты җинаять эшен тикшерә. Ир саксызлык аркасында кеше үтерүдә – Җинаять кодексының 109 маддәсе буенча гаепләнә. Бу маддә буенча 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Ташчишмә авылында яшәүчеләр бу фаҗигале хәлне бик авыр кабул иткән. Гаиләнең күршеләре әйтүенчә, ир бик нык борчыла, ул «сөйләшә дә алмый», диделәр. «Ул үлгәнче, үзем үлсәм яхшырак булыр иде, дип әйтә», – диде танышлары. Ир белән хәтта элемтәгә чыгып булмады. Бу күңелесез вакыйга аны җибәрми, күрәсең. «Ул бу хәлне авыр кичерә, журналистлар белән сөйләшерлек хәлдә түгел әле», – диде аның телефонын алучы ханым.

Аның мондый хәлдә булуын аңлап та була, 30 елдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәшеңне көтмәгәндә югалту, чыннан да авыр. Әле нинди тормыш иптәшен бит. Хатыны Мөслимә апа гомер буе завферма булып эшләгән, эштә дә, өйдә дә бик тырыш, уңган булган. Ире пенсиягә кадәр атлар караган, шулай ук акыллы һәм булдыклы булган, диде танышлары. Алар авылда һәр гаилә өчен үрнәк булганнар. Моны авыл халкы үзе дә раслый. Мөслимә апа белән ире 1990 нчы елларда гаилә кора, 2 ир-егеткә тәрбия биреп, аларны үстерә. Хәзер аларның икесе дә өйләнгән, үз гаиләләре, балалары бар.

Мөслимә апаны югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз, иренә түземлек һәм сабырлык теләп калабыз.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России