Добавить новость

Тямаевның якташы, «Слово пацана» фильмында уйнаучы актер: «Нурлат пацаннарына сәлам»

Intertat.ru
3286

Татарстанның иң дәртле җырчысы Фирдүс Тямаев, блогер Искәндәр Гайсин якташлары – хәзерге вакытта иң популяр сериалларның берсе «Слово пацана»да Марат ролен уйнаучы Рузил Минекаев белән Мәскәүдә очрашкан.

Җырчы үзе төшергән видеода «Нурлат егетләре Мәскәүдә очраштык. Яшь, талантлы егетебез топ-кинода катнаша. Энекәшкә уңышлар телибез, Нурлат исемен күтәреп йөрсен. Татарстаннан, Нурлаттан сәлам», – ди ул.

«Нурлат пацаннарына сәлам», – ди Рузил Минекаев.

Аннары Фирдүс Тямаев «Слово пацана» сериалындагы рольгә дә кереп карый. «Син хәзер – пацан! Син хәзер урам белән! Калганнары – синең дошманнар», – дип кабатлый. Тик якташы аны: «Фирдүс абый, алай түгел», – дип туктата.

«Класс! Якташлары өчен нинди горурлык», – дип язган үзе дә Нурлат кызы, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова.

«Татар малайларын күрергә бигрәк күңелле»;

«Мишәрләр, алга»;

«Бигрәк матур егет. Бик бәхетле булсын»;

«Яхшы, матур малай. Үз ролен шәп уйнады», – кебек комментарийлар калдырган фильмны караучылар.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России