Добавить новость

Әнвәр Нургалиев: «Хәзер җырчылар арасында әби-чәбиләргә йөрү популяр»

Intertat.ru
171

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова кунак итеп Әнвәр Нургалиевны чакырган. Алып баручы җырчыга күңел төшенкелеге һәм иҗади кризис турында сорау бирде.

«Күңел төшенкелегенә бирелмәскә кирәк. Зал җыелуга карамастан, үзеңә бәя төшкән вакыт була. Әни мәрхүмәнең «хәлем дә юк, эшкә дә кулым бармый» дигәненә аптырый идем.

Екатеринбургка концерт белән чыгарга өч көн калган иде. Әмма кулым эшкә бармый. Үземне кулга алып сәхнәгә чыктым да, бернәрсә калмады – йөзләр, күзләр ачылды, җырлар да языла башлады. Аны җиңәргә нәрсә булышканын аңлап булмый. Иң мөһиме, туктамаска. Туктасаң бетте. Хәзер җырчылар арасында әби-чәбиләргә йөрү популяр. Алар андый вакытта булышмый. Мин өшкерүче әбиләргә, психологларга да йөрдем. Сөйләшеп утырабыз инде. Алар әйткәнне үзем дә беләм. Ул вакытта дингә килергә, мәчеткә йөрергә, намазны укый белмәсәң дә кабатларга кирәк. Шуның белән генә чыгып була.

Иҗат кешесендә иҗади кризис булырга тиеш. Андый вакытта, гаилә, балалар, эш, мәчет ярдәм итә. Эш бармаса да, тырмашырга кирәк», – дип сөйләде җырчы.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России