Добавить новость

Салават Миңнеханов әнисенең яңа никахы турында: «Алар «гостевой брак» белән яши»

Intertat.ru
84

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакка Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова Салаваттан әнисенең кабат кияүгә чыгуы турында сөйләвен сорады.

«Бервакыт әни «мин Төркиягә барам», – ди. «Кем белән барасың», - ип сорагач, «менә Казаннан Ирек абыең белән таныштым», – ди.

«Тәк, танышыйк», – дидем. Туганнар җыелыштык, Ирек абыйга «допрос» ясадык. Каядыр барырга җыенасыз икән, никах укытасыз. Аннары кая телисез шунда барасыз», – дидек.

«Сез рольләрне алышкансыз. Гадәттә, әти-әниләр балаларына шулай әйтә», – диде алып баручы.

«Мондый очракта әни кеше балалары белән киңәшләшергә тиеш. Безнең Ирек абый «боевой» кеше, ничә ел бергә яшиләр. Әни бәхетле, яшәреп китте. Без дә әни һәм Ирек абый өчен шатбыз. Ирек абыйның да хатыны чирләп, китеп барган. Язмышлары охшаш. Икесе дә иҗади кешеләр.

Әни Азнакайда яши, эшли. Ирек абый Казанда яши һәм эшли. Алар бер-берсенә кунакка йөри. Аларның «гостевой брак». Ирек абыйны эшеннән җибәрмиләр. Ул – Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе. Әни үз эшләрен алып бара. Алар атна саен тегендә монда йөриләр», – дип сөйләде ул.

Бу хакта Салават Миңнеханов «ТНВ» каналы видеосында 32.36 минутта сөйли.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России