Добавить новость

«Журналистикага хакыйкатьне яратучы, әлеге профессиягә гашыйклар һәм тугрылар килә»

Intertat.ru
154

«ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан матбугаты көне белән котлады.

«Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан матбугаты көне белән «ТАТМЕДИА»да эшләүче һәркемне чын күңелдән котлыйм.

Без тиз үзгәрә, яңа тенденцияләр барлыкка килә торган тармакта эшлибез. Шуңа да, артта калмыйча, аудиториягә оператив рәвештә чынбарлыкны күрсәтеп бару – безнең бурыч.

Журналистикага хакыйкатьне яратучы, әлеге профессиягә чын-чынлап гашыйклар һәм тугрылар килә. Флорид абый Әгъзамов өйрәткәнчә, «гуманизм принципларына таянып һәм «Үзәктә – кеше!» икәнне истән чыгармыйча эшлик.

Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте составында 100дән артык мәгълүмат чарасы эшли. Һәркайсының үз юнәлеше, үз аудиториясе бар. Алга таба да үз укучыларыгыз белән элемтәне ныгыту юнәлешендә эшләгез.

Сезгә яңа темалар, яңа геройлар, яңа форматлар телим!

Хәзерге заманда шәхси брендның да бик мөһим икәнен онытмагыз! Татарстан журналистикасында яңа йөзләр күбрәк булсын!

Ихтирам белән, Шамил Садыйков»

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России