Добавить новость

Зөһрә Сәхәбиева белән Хәйдәр Бигичевның улы аларның үзара язышкан хатларын укып шаккаткан

Intertat.ru
16

Татарстанның халык артисты Зөһрә ханым Сәхәбиева-Бигичева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында гастрольләр вакытында ире Хәйдәр Бигичев белән хат алышуы турында сөйләде.

«Хәйдәр белән хатлар алыша идек. Фәлән числода, фәлән шәһәрдә, мисал өчен, Пермьда кунакханәдә булам. Шунда шалтыратырга сүз куешып хат язам. Әле бөтен җирдә дә телефон юк, телефон будкасына барырга кирәк. Люкс номер булган очракта телефон була. Сөйләшеп алабыз, хатлар язышабыз. Миңа инде хатны өйгә генә язарга кирәк. Безнең хатларны китапка чыгардылар. Мин аны бирмәгән идем дә, редактор Хәйдәрнең альбомында күреп алды да: «Ничек боларны бирмәскә, болар – бик кирәк әйбер, укыйлар да шаккаталар, бигрәк яратышып яшәгәнсез икән», – диде.

Хәтта улым, китап чыккач, укыган да инде. «Сөю мәңгелек» дигән китап ул. Анда кара-каршы язган хатларны бастырганнар. «Ой, сезнең арада нинди «нежность» булган, нинди мәхәббәт булган. Бездә дә ул кадәр юк бугай», – дип куйды. Безнең арада чын мәхәббәт булды, Аллаһка шөкер!» – дип уртаклашты җырчы мәхәббәт тарихы турында.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России