Добавить новость

Бүген Татарстанда фаҗига: Авариядә биш кеше үлгән

Intertat.ru
61

Аксубай-Емелькино юлында авариядә 5 кеше һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига бүген 12.07 сәгатьтә Аксубай-Емелькино юлының 23 нче километрында була. Биредә «ВАЗ-2115» һәм «Лада Приора» бәрелешә.

«ВАЗ» белән 44 яшьлек ир-ат, «Лада» белән 69 яшьлек ир-ат идарә итә.

Якынча белешмә буенча, «ВАЗ» каршы як полосага чыга һәм «Лада»га бәрелә.

Ике йөртүче дә, өч пассажир да һәлак була.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аеруча каршы як полосага чыгу, җитди куркыныч тудыруын искәртә.

Татарстан прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, урынга Аксубай районы прокуроры вазифаларын башкаручы Лариса Горожанкина барган. Тикшерү оештырылган. Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России