Добавить новость

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү бюллетеньнәре тарату өчен тапшырылачак

Intertat.ru
41

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен ясалган бюллетеньнәрне кабул итү һәм тапшыру урыны һәм вакыты турындагы мәсьәлә күтәрелде.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан сайлау бюллетеньнәрен тапшыру урыны итеп «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы билгеләнгән, сайлау бюллетеньнәре 2024 елның 26 августында тапшырылачак.

«Татарстан парламенты депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясе финиш сызыгына чыга. Бик җаваплы этап башлана. Без республиканың территориаль сайлау комиссияләренә Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тиражын тапшырабыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Чарага депутатлыкка кандидатлар, кандидатларның республика исемлекләрен теркәгән сайлау берләшмәләренең вәкаләтле вәкилләре, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган. 1 сентябрьгә кадәр бюллетеньнәр участок сайлау комиссияләренә килеп җитәчәк.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России