Добавить новость

Татарстан хәрбиенең мәетендә укучы кызның хатын тапканнар: «Синең кайтачагыңа ышанам»

Intertat.ru
26

Махсус операциядә һәлак булган Татарстан хәрбиенең гәүдәсендә 14 яшьлек укучы кызның үтенече язылган хат тапканнар. Хәрбинең туганнары, Сызраньда яшәүче әлеге кызны эзләп, КТВ-ЛУЧ телеканалына чыкканнар.

«Ватанны саклаган өчен рәхмәт әйтергә телим. Мин сиңа никадәр авыр икәнен күз алдына да китерә алмыйм, әмма озакламый синең үзең белән горурлана торган якыннарың янына кайтачагыңа ышанам. Сәламәтлегеңне сакла. Сиңа көч кирәк, чөнки синең артыңда – меңләгән кешенең гомере. Сызраньнан Арина», – дип язылган хатта.

Хатның астына хәрби рәсеме ясалган һәм «Ватан өчен» дип язылган.

Хәзер ирнең туганнары укучы кызны эзли, аңа хат язган өчен рәхмәт белдерергә тели икән. Телеканал тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыккан – хатны язган кыздан үзе хакында хәбәр итүен сорый.

Владислав Савельев – Түбән Кама районы Иске Чишмә авылыннан. Ул 2022 елның ноябрендә үз теләге белән хәрби операциягә китә. 52 яшьлек Владислав Савельев мәетен Авдеевка юнәлешендә Коксохимия заводы тирәсендә 2023 елның ноябрендә табалар. 2024 елның апрелендә Түбән Камада Дан аллеясында җирләнә.

Махсус операциягә киткәнче ул урман хуҗалыгында эшләгән. Өенә кайткач, йорт сатып алып, үз хуҗалыгы белән шөгыльләнмәкче булган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России