Ришвәт алуда гаепләнгән медколледж директоры турында: «Ни чәчсәң – шуны урырсың»
Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы көрәш идарәсе уздырган матбугат конференциясендә Казан медицина колледжы директоры Зөһрә Хисаметдинова эше шәрехләнде. Ришвәт белән эләккән директор хәзер 123 җинаять эпизодында гаепләнә.
Идарә рәисенең урынбасары Рөстәм Гаязов медицина өлкәсендәге ришвәтчелек турында сөйләгәндә, бу эшне мисал итеп китерде.
«Медицина хезмәткәрләре башта ук коррупцион системага эләгә – алар хәтта үзләренең укулары өчен дә түләргә тиеш. Казан медицина колледжы директоры акча биргән абитуриентларга, имтихан нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, бюджет бүлегенә укырга керергә вәгъдә иткән. Ата-аналар, билгеле, түләгән. Аннары нәрсә? Аннары – имтиханнар, зачетлар өчен алга таба түлисе. Болар барысы да – ата-аналар кесәсеннән.
Белгечлек алгач, медик бу акчаларны кире кайтарырга тели. Барысы да түгел, билгеле, әмма андый очраклар булуы мөмкин. Менә шулай коррупцион система башлана. Кем әйтмешли, ни чәчсәң – шуны урырсың», – ди ул.
64 яшьлек Зөһрә Хисаметдинова 2023 елның августында 4 студенттан 250 мең сум ришвәт алуда гаепләнеп тоткарланды. Тентү вакытында анда 17,5 миллион сум акча табылды. Тикшерү барышында ришвәт алулар саны 123 булган дип фаразлана – барлыгы 60тан артык студент ришвәт биргән дип исәпләнә. Ришвәт алудан тыш, ул «Демография» илкүләм проекты буенча бирелгән акчаларны үзләштерүдә гаепләнә.