Добавить новость

М-7 трассасында җиңел машина ике хатынны бәрдерә, берсе шунда ук үлә – видео

Intertat.ru
83

Татарстанның Менделеевск районында М-7 трассасында «Lada Vesta» машинасы «зебрадан» юл аркылы чыгып барган 2 хатын-кызны бәрдергән. Аларның берсе урында ук үлгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Авария кичә 18:00 сәгать тирәсендә «Мунайка» тукталышы янында була. Машина бәрдергән 49 яшьлек хатын-кыз табиблар килгәнче үлә. 1987 елгы икенче хатын имгәнә, аны Чаллыга БСМПга алып китәләр. Алар икесе дә Мунайка авылында яшәгән.

Видеодан күренгәнчә, авариядә каза күрүчеләр өчәү дә булуы ихтимал булган, әмма бер кыз вакытында туктап өлгерә. Ул психик яктан үзен начар хис итә, дип яза «KazanFirst» – аның күз алдында 2 кешене бәрдергәннәр.

Авариядә гаепләнүче заводка ашыгуын әйткән. Ул бәрдергән хатын-кызлар да шул ук урында эшләгән.

Прокуратурада әйтүләренчә, авария булган урында утлар янып тора, юл билгеләре һәм светофор да бар. Хәзер тикшерү уздырыла, авариянең сәбәпләре ачыклана, дип яза «Вести КамАЗа» сайты.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России