Добавить новость

Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар

Intertat.ru
187

«Интертат» электрон газетасының социаль челтәрләрдәге аккаунтларда 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан «Интертат» журналисты Юлай Низаевның видеотәбрикләве чыкты һәм бәйрәм көненең хитына әйләнде. Әлеге видеороликка йөзләгән кеше репост ясады. Ә язучы, шагыйрә Люция Әблиева Юлай Низаевка багышлап шигырь иҗат итте.

Бер-берсенә якын сүзләр,

«Галәм» һәм дә ки «гамәл».

И бутамаска тырыша,

Юлай Низаев бер мәл.

Бәйрәм белән хатын-кызны,

Котлау, түгел җиңел эш.

Камерасы комачаулый,

Түбәндә тора, имеш!

Кая карарга да белми,

Юлай и көяләнә.

Җитмәсә, коллегалар да,

Шаярышып, бәйләнә.

Урысчалап: «провернем» дип,

Куйды, азактан Юлай.

Бар галәмне бу гамәле

Шаклар каттырды, бугай!

Люция Әблиева

Видеоның идеясе - журналист, СММ белгеч Милена Новикова. Кадрларны төшерүдә шулай ук журналист Илзирә Гыйздуллина катнашты («Илзирә, монысын тот әле әзрәк өстәрәк» дип ул шуңа дәшә).

Видеоны кабат карыйк:

Юлай Низаев – яшь журналист, Татарстан һәм Россия журналистлар берлекләре әгъзасы.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России