Добавить новость

«Бурама чәкчәк» рецепты

Intertat.ru
124

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан «бурама чәкчәк» рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 150 мл сөт, 150 мл су, 1 чәй калагы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй калагы сода, 250 грамм атланмай, 2 йомырка, 750-800 грамм он кирәк була. Атланмайны эретеп салырга. Камырны басып, 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Сироп өчен 300 грамм шикәр комы, 200 мл су, 1-2 кисәк лимон телеме, 2 аш кашыгы бал салып 7-8 минут кайнатырга.

Камырны салкыннан алып, 3 кисәккә бүләргә. Җәймә ясарга, җыеп, 8 см кисәкләргә бүләргә, шул бүлгән камыр сүткәч, ул тасмаларга әйләнә, шул тасмаларны берсе өстенә берсен куеп, араларын атланмай белән майларга. 4 кат булырга тиеш, иң өстәгесен майларга кирәкми. Хәзер 4 катлы камырны 1 см лы кисәкләргә кисеп чыгарга. Шул кисәкләрне спираль рәвешле бөрергә. Кызган майда пешерергә, сиропка салып алырга һәм, артык балы саркысын өчен, сөзгечкә салырга.

Әзер чәкчәк камырын матур савытка өяргә һәм көнҗет орлыгы сибәргә.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России