«Рамазан ае болай да 30 гына көн»... Ифтарлар турында бәхәсләрнең нәтиҗәсе нинди булды?
Казан. Рамазан. Авыз ачу мизгелләре. Әмма соңгы елларда бу мизгелләр яңа формат ала бара. Ифтар – ул хәзер ураза тотучылар өчен генә түгел, ә VIP-билетлы формат, исемлекләр, исемлектән төшеп калучылар өчен дә.
Микрофонлы хазрәтләр, камера утында коенган сәхнә, һәм иң мөһиме – ишек төбендә «узарга ярыймы?» дип карап торучы күзләр. Рухи мохит саклана, әлбәттә. Ләкин кайчак аның өлеше бөтен кешегә дә тими.
Ай башында Казанда үткән бер ифтарда кунакларны шартлы рәвештә бүлделәр: «вип»лар – аш өстәле янына, калганы – «су һәм эчпочмак бүлмәсенә». Бу хәлне урын җитмәү белән аңлатырга мөмкин, әлбәттә. Әмма кемгә су, кемгә «суп» – мондый бүленеш кайчак күп нәрсәне сөйли.
«Интертат» бу мәсьәлә буенча сораштыру үткәрде.
«Теләгән кеше катнаша, теләмәгәне – юк»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәсьәләне ике яклап аңлатты:
Ифтар – ул гарәпчәдән «авыз ачу» дигән сүз. Хәзер шундый мисал китерәсем килә. Мәсәлән, без бергәләп җыелдык, бер кафега бардык. Һәрберебез үзебез өчен түләсәк – ул түләүле ифтар булып саналамы, түләүсез ифтар булып саналамы? Аны аера белергә кирәк. Әгәр дә оештыручы кешеләрдән акча җыя, алар белән бергәләп ашыйлар, бәлки, ниндидер программа оештырыла – һәм ул үзенә бернинди акча калдырмаса, бу – бер мәсьәлә. Икенче як та бар. Мәсәлән, кешеләрне җыя, акча җыя һәм үзенә калдыра – әлбәттә, без мондый ифтарларга каршы. Ифтарларны бу мәсьәләдә кулланмаска кирәк. Ләкин, бизнес-ифтар булды. Алар акча җыйганнар, ләкин җыелган акча ризыкка китте, ятимнәргә, мәдрәсәләргә тапшырдылар. Үзләренә бернәрсә калдырмадылар. Андый ифтарларга, әлбәттә, безнең сүзебез юк. Теләмәгән кеше бармый. Теләгән кеше катнашсын, – дип аңлатты ул журналистлар белән җыелган ифтар вакытында.
«Безгә урын булачагын яки булмаячагын алдан хәбәр итәргә тиешләр»
Фото: © «Татар-информ» архивы
«Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:
Әйе, без төрле ифтарлар барлыгын күрәбез, гомумән алганда, бу – начар түгел. Ләкин безне чакырганда, безгә урын булачагын яки булмаячагын алдан хәбәр итәргә тиешләр. Аллаһ барчагызга да изгелек, бәхет, сәламәтлек, иминлек насыйп итсен. Һәм, мөгаен, безне тулысынча хәбәрдар итмәгән кешеләргә үпкәләргә кирәкмидер. Киләсе юлы алдан гына ачыклап куярга кирәк. Әйдәгез, рамазан аенда бер-беребезгә ачуланмыйк, акылыбызны саклыйк.
«Кешеләр рухи яктан ач»
Блогерлар һәм эшмәкәрләр катнашындагы ифтарлар турында эшмәкәр Лилия Җиһаншина, киресенчә, мондый ифтарлар да кирәк, дип саный:
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
Хәзер блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр тарафыннан үткәрелгән ифтарлар – хәтта түләүле булса да – безнең мәдәниятне ныгытуга ярдәм итә. Ә безнең мәдәниятебез дин белән тыгыз бәйләнгән. Мин түләүле ифтарларны хуплыйммы? Казанда меңләгән мохтаҗ кешеләрне ашаталар. Бизнес өчен мондый ифтарлар – әлеге мохиттә исән калу мөмкинлеге. Беләсезме, анда төрле кешеләрне чакыралар. Алар гадәти тормышта бу мәгълүматны кайдан ишетерләр иде? Хәзер халыкта рухи ачлык бар. Ә монда алар мәгълүмат алалар, бер-берсе белән аралашып туеналар, аннары хәзрәтләрне, абыстайларны чакыралар. Безнең мәдәниятебез, ата-бабаларыбыз дине турында дөрес мәгълүматны алалар, – дип фикерен белдерде ул.
«Өерелеш ясарга кирәк түгел»
Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла республикакүләм ифтарда булган күренешне тәнкыйтьли (исегезгә төшерәбез, анда 13 мең урынына 15 мең кеше килеп, өерелеш барлыкка килде, күпләргә ризык җитмәде).
Фото: © Рамил Гали
Өерелеш ясарга кирәк түгел. Сытылыш ясарга кирәк түгел. Ашау дигәндә ыргылып кереп урын алырга тырышу ямьсез күренешләр китереп чыгарырга мөмкин. Ул тыныч кына булырга тиеш, сабыр гына булырга тиеш. Ачлыктан түгел бит инде. Шул кадәр сугышалар урын өчен. Сабыр булырга тиеш мөселманнар.
Һәрбер эшнең нигезендә ният тора
Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрәдәге сәхифәсендә ифтарлар турында үз фикерен белдерде.
«Соңгы арада төрле ифтарлар турында гаугалар таралды. Имеш, болай дөрес түгел, тегеләй дөрес түгел...
Минем фикерем: һәрбер эшләгән эшнең нигезендә ният тора. Һәм ул ниятне бары тик Аллаһы Тагәлә белә. Шуңа күрә кем нәрсә һәм ничек эшли… Безнең гаепләргә хакыбыз юк!
Ә менә рамазан аенда гауга чыгару, кемнедер гаепләү, чәйнәү – үзе бер гөнаһ.
Шуңа күрә, дусларым, сөеник кенә инде. Яшьләр тартыла, андый чараларга күбрәк йөри башлый. Матур күлмәкләр кисәләр дә, имеш, мода күрсәтер өчен (кемдер шулай яза, уйлый...), шулай булса да, ул яшь кыз безнен диннең нинди матур икәнлеген күрсен, аны күреп, ул тагы да тартылачак, анда килеп, файдалы вәгазьләр тыңлап китәр һ.б., һ.б.
Уңай якларын күрергә өйрәник әле, дуслар! Һәм бер-беребезгә сабыррак һәм мәрхәмәтлерәк булыйк.
Ә кемнең нинди ният белән эшләнелә – анысы инде һәрберебез үзебез җавап бирәчәкбез. Гаепләүдән туктыйк», – дип язган ул.
Рамазан ае болай да 30 гына көн
Соңгы елларда ныгытып дин юлына кереп киткән җырчы Рамилә Хәйретдинова да ифтарларга карата фикерен белдергән.
«Республикакүләм ифтарга 2 билетыбыз бар иде. Мин үземнекен – апага, Рамил – җизнигә бирде. Мин бармыйм, барасым килми. Анда йөрергә бернинди теләгем дә юк. «Фэшн-ифтар»га да чакырулы идем, анда да, «бизнес-ифтар»га да бармадым. Тагын бик күп төрле дөньяви ифтарларга чакырулы идем. Берсенә дә бармадым! Чөнки рамазан аена мөнәсәбәтем башкача. Рамазан ае болай да 30 көн генә. Бик аз вакыт бирелгән безнең өчен. Минем өчен ул – намазлар, Коръән, зикерләр, Тәравих намазлары укып, ничектер файда китерү. Үз-үзеңне күрсәтеп, күлмәкләр киеп, төрле-төрле образлар сайлап, «мин ураза тотам, мин килдем ифтарга» дип мактанып йөрү ае түгел, минемчә.
Мин инде берничә ел шундый фикердә. Мондый әйберне, гомумән, аңламыйм. Ләкин һәркемнең үз фикере. Мин беркемне дә тәнкыйтьләмим, бик матур ифтарлар үтә. Минем дусларым йөри, апам бара, мәсәлән. Үткәрәләр икән, афәриннән башка сүз юк», – дигән Рамилә.
Нәтиҗәгә килгәндә. Ифтарлар төрле булырга мөмкин: зур сәхнәле, тыныч йорт ифтарлары, мәчеттәгеләр, ресторанда узганнары...
Һәрберсенең үз урыны, үз максаты бар булып чыкты.