Добавить новость

Татарстанда корбанга сарык яки сыерны ничә сумга алып була?

Intertat.ru
64

Корбан гаете алдыннан Татарстан мөселманнары бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен сарык яки сыерлар сатып ала. Корбан малы күпмегә төшәчәге турында «Татар-информ» хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстанда сарык бәяләре төрлечә. Бер терлек якынча 10-20 мең сумга төшә. Сарыкның бәясе, гадәттә, аның тере авырлыгына бәйле. Мал зуррак булган саен, ит күбрәк чыга.

Хәзерге вакытта сарыкның тере авырлыгының 1 килограммы өчен 300дән 400 сумга кадәр сорыйлар. Шуңа күрә, 35 кг авырлыктагы корбан малы якынча 10,5-14 мең сумга төшәчәк. Әгәр сарык зуррак булса, аның бәясе дә кыйммәтрәк була.

Шулай ук сыерны да корбан итеп чалырга ярый. 1 сыерны 7 кеше бергә чала ала. Шуңа күрә 1 мөселманга сыер бәясенең җиденче өлешен кертү кирәк була. Татарстанда 1 сыерның бәясе 90 меңнән 130 мең сумга кадәр. Димәк, корбан чалу өчен, кеше 13 меңнән 19 мең сумга кадәр акча сарыф итәчәк, диелә хәбәрдә.

  • Корбан бәйрәме: гает намазы ничәдә башлана, нисаб күләме күпме, Тәшрик көннәре кайчан?
  • Корбанлык хайван ничә яшьтә булырга тиеш?
  • Корбанлык хайван карыныннан яралгы чыкса, нишләргә?
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России