Добавить новость

Питрәчтә умарта корты чаккан ир-ат аңын югалткан

Intertat.ru
181

Татарстанның Питрәч районында «ашыгыч ярдәм» медиклары бал корты чаккан ир-атны коткарган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Ир-атны юлда бал корты чаккан, аңарда аллергия башланган» һәм ул аңын югалткан. Бәхеткә, нәкъ менә шул вакытта янәшәдә «ашыгыч ярдәм» медиклары булган.

«Питрәчтән чыгу юлында безнең каршыга җиңел машина очрады. Машинадан бер хатын чыкты да безгә кул болгый башлады. Мин шунда ук медицина сумкасын алдым да алар янына йөгердем. Автомобильнең алгы утыргычында агарынган ир-ат утыра, ул аңсыз иде. Кан басымын үлчәдем – бик түбән. Шунда ук аны «ашыгыч ярдәм» машинасына алып кердек, система куйдык, ЭКГ ясадык, препаратлар керттек. Икенче фельдшер Айрат Нургалиевны чакырдык, һәм без, бергәләп, пациентның хәлен тотрыкландырдык һәм аны Питрәч үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә, реанимациягә илттек», – дип сөйләгән Питрәч үзәк район хастаханәсенең «ашыгыч ярдәм» фельдшеры Илшат Фәтхетдинов.

Медицина хезмәткәрләренең оперативлыгы һәм профессиональлеге ярдәмендә пациент коткарыла. 3 июльдә ир-атны хастаханәдән чыгарганнар инде, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России