Добавить новость

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауларга тагын ике кандидатны теркәде

Intertat.ru
28

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ЛДПР партиясе тәкъдим иткән Руслан Йосыповны һәм КПРФ партиясе тәкъдим иткән Хафиз Миргалимовны Татарстан Рәисен сайлауларда кандидатлар буларак теркәү турында карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Имзалар саны җитәрлек, хәтта артык та, шуңа күрә бу карарны хупларга тәкъдим итәм», – дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Комиссия әгъзалары бу тәкъдимне бертавыштан хуплады.

  • Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлаулар, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Искәртеп үтик, элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлауларына кандидатлар итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия») һәм Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») теркәгән иде.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России