Добавить новость

Татарстан Мәдәният министрлыгы «ТР Рәссамнар берлеге» белән хезмәттәшлек итмәвен белдерде

Intertat.ru
198

Казанда 3 үсмерне таптаган машина белән ТР Рәссамнар берлеге җитәкчесе Альберт Шиабиев идарә итүе ачыклануы турында мәгълүмат чыкты.

Шул уңайдан ТР Мәдәният министрлыгы комментарий бирде: «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы килеп туган вазгыятькә тирән борчыла һәм зыян күргән балаларның гаиләләренең кайгысын уртаклаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Мәдәният министрлыгының «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлеге 2022 елда туктатылды. Хәзерге вакытта күргәзмә мәйданнары бирү һәм сәнгать эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрендә төп хезмәттәшлек «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге белән гамәлгә ашырыла. Төбәк бүлеге рәисе – Сәләхов Рабис Магалим улы».

«Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек туктатылуның бер мисалы булып, 2023 елда Шиабиевның Татарстан Республикасы Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру комиссиясеннән чыгарылуы тора, 2020-2022 елларда Шиабиев Комиссия составында була.

  • Альберт Шиабиев 2013-2020 елларда Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары булган. 2020 елның апреленнән – Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе җитәкчесе.
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России