Татарстанда ноябрьдә өстәмә ял көннәре була
105
Татарстанда ноябрьдә өстәмә ял көннәре була. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе буенча, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – эшләми торган бәйрәм көне була.
1 ноябрь (шимбә) көнне туры килгән ял көне 3 ноябрь (дүшәмбе) көненә күчерелә. Татарстанда 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган бәйрәм көне була.
Шулай итеп, 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь – ял көннәре булачак. 1 ноябрь һәм 5 ноябрь эш көннәренең озынлыгы 1 сәгатькә кими.