Добавить новость

Прокуратура Бөгелмә башкарма комитеты башлыгын эштән җибәрүне таләп итә

Intertat.ru
5

Татарстан прокуратурасы Бөгелмә башкарма комитеты башлыгы Михаил Конковны, ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат итүне таләп итә. Бу турыда «Татар-информ» үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Агентлык ачыклаганча, күзәтү ведомствосы версиясе буенча, директоры коррупция эше буенча кулга алынган төзелеш компаниясе Конков автомобилен ремонтлауны үз хисабына түләгән.

Михаил Конков Бөгелмәдә туган. 2003 елда Казан дәүләт технология университетын «Химия производстволары һәм төзелеш материаллары предприятиеләре машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча, 2013 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлый.

1994 елда «Бөгелмә икмәк заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә тәэмин итү башлыгы булып эшли башлый. 2001 елдан «Сатурн», «ВЦ», «Спецстройтехмаш» компанияләрендә эшли. 2012 елның мартыннан Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара, ә 2015 елда аны башкарма комитет җитәкчесе итеп билгелиләр.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России