Яңалыклар (04.12.25)
Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты. Төбәктә профсоюз хәрәкәтен үстерү, профсоюзлар белән тыгыз хезмәттәшлек, остазлык хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендә сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде, хезмәт коллективы белән очрашты,
заводка нигез салынуга 170 ел тулуга багышланган экспозицияне карады. «Нәфис» хәйрия фонды Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде. Рөстәм Миңнеханов машина йөртүчеләр, гуманитар йөкне озатып йөрүчеләр белән аралашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтачта 12 фатирлы йортны файдалануга тапшыруда катнашты, Баллтач районының Борбаш авылындагы малайлар мөселман пансионатында булды.
Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» АҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашуда төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Ике арада киләчәктәге хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, инфраструктураны үстерү юллары билгеләнде.
Татарстан дәүләт хакимияте органнары массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка якыная. Бу хакта республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Геосәяси вазгыять сайлау кампанияләренә ничек йогынты ясый?» дигән темага фикер алышу барышында белдерде.
Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елгы Россия венчур форумын оештыру комитетының икенче утырышы узды. Аны видео элемтә аша Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Вечерние выпуски
Россия Президенты Владимир Путин белән традицион турыдан-туры элемтә 19 декабрьдә узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Владимир Путинга “Москва-Путину.РФ” сайтына язып яки 0-40-40 номерына СМС хәбәр җибәреп, шулай ук 8-800-200-40-40 телефон номерына шалтыратып бирергә мөмкин.
Казанда Идел буе федераль округының Россия Федерациясе төбәкләре дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясенең 13нче утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан прокуратурасының миграция законнарын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе эшли башлады. Белгечләр кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирәчәк. Консультацияләр алу өчен 8(843) 291 18 70 телефонына шалтыратып, мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КамАЗ-мастер» спорт командасы чемпионнары белән очрашты. Бу хакта ул үзенең МАХ каналында язган.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров республика югары уку йортлары кампусын булдыру буенча стратегик сессиядә катнашты. Чара Казан илкүләм технология университеты-КАИ базасында уза. Стратегик сессия 100дән артык катнашучыны, шулай ук бөтен илдән сәясәт, икътисад, фән, мәгариф һәм җитештерү өлкәсендәге 40тан артык экспертны берләштерде.
Казан белән Абу-Даби арасында беренче даими авиарейс ачылды. Татарстан башкаласыннан самолет атнасына өч тапкыр — сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 13 сәгать 30 минутта оча.
Сообщение Яңалыклар (04.12.25) появились сначала на Вести Татарстан.