Новое
Россия кубогында җиңгән Татарстан көрәшчеләре исемлеге
75
5-7 декабрьдә Казанның «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча Россия Кубогы узды. Турнирда Россиянең 53 төбәгеннән 200дән артык көрәшче 60 килограммнан алып 130 килограммнан артыгракка кадәр үлчәү авырлыкларында көч сынашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ярышларда Татарстан данын Илфат Миңнегалиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Илнар Закиров, Данир Муликов, Рафаэль Кәлимуллин, Илнур Камалов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов һәм Рәнис Гыйләҗетдинов яклады, нәтиҗәдә алар 10 үлчәү авырлыгының 7 сендә беренче урыннарны яулады.
Җиңүчеләр исемлеге:
- 60 кг үлчәү авырлыгында I урын – Илфат Миңнегалиев
- 65 кг үлчәү авырлыгында I урын – Ильяс Йосыпов
- 70 кг үлчәү авырлыгында III урын урын – Ислам Кәримов
- 75 кг үлчәү авырлыгында III урын – Илнар Закиров
- 80 кг үлчәү авырлыгында I урын – Данир Муликов
- 85 кг үлчәү авырлыгында I урын – Рафаэль Кәлимуллин
- 90 кг үлчәү авырлыгында II урын урын – Илнур Камалов
- 100 кг үлчәү авырлыгында I урын – Егор Такарлыков
- 130 кг га хәтле үлчәү авырлыгында I урын – Радик Салахов
- 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында I урын – Ранис Гыйләҗетдинов