33нче марафон
Татнетны үстерү фонды, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен сакау, үстерү мәсьәләлре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән әдәби марафонга нәтиҗәләр ясалды. Катнашучылар кайсы төбәкләрдән җыелган? Алдагы язмада.
2025нче ел дәвамында үткәрелгән «Әдәби марафон» проекты 4 илдән, Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән 2558 кешене, шул исәптән укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучыларын җыйды.
Сүз уңаеннан, 2017нче елдан бирле 33 әдәби марафон үткәрелгән. Әлеге Әдәби марафонда Татарстан районнары, шәһәрләреннән, Саратов, Самара, Омск төбәкләре, Санкт-Петербург, хәтта Төркия республикасының Анталия шәһәрендә яшәүче каләм тибрәтүчеләр катнашкан.
Бу елга нәтиҗәләр ясап Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында финалистларны бүләкләү тантанасы узды. Татарстан, шулай ук чит төбәкләрдә актив эш алып барган әйдәманнар төрле номинациядә бүләкләнде.
Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.
Сообщение 33нче марафон появились сначала на Вести Татарстан.