Добавить новость

Яңалыклар (11.12.25)

ГТРК Татарстан
41

Иртәнге чыгарылыш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең  Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия-Әмирлек комиссиясенең 12 нче утырышында катнашты. Утырышны Россия ягыннан комиссия Рәистәше, сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Абдалла бин Тук Аль-Маарри уздырды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  дөньяның иң зур порт операторларының берсе  — DP World рәисе Солтан Әхмәт Бин Сөләйем белән очрашты. Әңгәмәдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән сәүдә элемтәләрен ныгыту өчен, «Төньяк — Көньяк» транспорт коридорын булдыру  перспективлары буенча фикер алышынды.

Республика Дәүләт Советында ветераннар арасында «Балкыш»  IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең Оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, фестивальне оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Көндезге чыгарылыш

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кышкы «Күрше» фестивален Яңа ел алдыннан «тылсым институты» дип атады. Ул бу хакта Казанда узган проект җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында белдерде.

Буа районыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларына чираттагы унбишенче гуманитар ярдәм җибәрелде. Буа халкы хәрбиләр өчен махсус җиһазлар, «КамАЗ» һәм «УАЗ» автомобильләре өчен запас частьләр, медикаментлар, генераторлар, башка кирәкле әйберләр сатып алган.

Россия Фәннәр Академиясе академигы, күренекле  кардиохирург Ренат Акчуринга Мәскәүдәге Кардиология медицина тикшеренү үзәгендә мемориаль такта ачылды. Ренат Акчурин биредә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә нигез салган һәм 40 ел буе анда җитәкчелек иткән.

Кичке чыгарылышлар

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Совет утырышында Татарстанда 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милләтләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2036 елга кадәрге чорга яңа стратегия бурычлары турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Республика яшьләре Казанның «Урам» экстрим-паркында  2400 квадрат метр мәйдан биләгән гигант триколор җәелдерде. Акцияне Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, «Бердәм Россия” партиясенең “Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге оештырды. 60 ка 40 метр зурлыктагы флагны 350 дән артык кеше сузган.

Татарстан Фәннәр Академиясенең  Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты  «Казахстан һәм Татарстан: үткәндәге һәм хәзерге гуманитар, мәдәни элемтәләр»дигән махсус бүләк басмасын хәзерләгән.

Сообщение Яңалыклар (11.12.25) появились сначала на Вести Татарстан.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана

Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов

Rss.plus

Другие новости Татарстана

Все новости часа на smi24.net

Новости Казани

Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России