Добавить новость
Новое

Волонтерлык эшчәнлеге матди ярдәмне генә түгел, рухи яктан да кайгырту

ГТРК Татарстан
100

Республика буйлап хәрбиләргә ярдәм итү даими рәвештә алып барыла. Кукмара районында да ДоброРФ платформасында 4 меңнән артык волонтер теркәлгән. Волонтерлык эшчәнлеге матди ярдәмне генә түгел, рухи яктан да кайгырту каралаган. Тулырак алдагы язмада.

Гүзәлия Пахомова рәсми рәвештә волонтерлык эшчәнлеге белән 2023 елда шөгыльләнә башлаган, әмма чынлыкта бу эш аның тормышында күп еллар дәвамында мөһим урын алып тора. Аңа бик күп кешеләр ярдәм күрсәтә, беренче чиратта, укытучылар һәм укучылар, алар аның белән бергә дөньяны яхшырак итәргә омтылалар. Матди ярдәмне генә түгел, рухи ярдәмне дә колачлыйлар. 2023 елның 8 ноябрендә Зур Кукмара авылында «Ялкын» яшьләр үзәге базасында «Игелекле Кукмара» үзәге ачылган. Хәзерге вакытта алар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү юнәлешендә актив эшлиләр. «Гараж» төркеме волонтерлары белән бергә алар маскировка челтәрләре үрә, азык-төлек җыя.
Якын арада чираттагы гуманитар ярдәм партиясен алгы сызыкка җибәрү планлаштырыла. Волонтерлар ирешелгәннәрдә генә тукталырга җыенмый һәм барлык гражданнарны мохтаҗларга ярдәм итү өчен бу мөһим эшчәнлеккә кушылырга чакыра.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов Кукмара Яңалыклары

Сообщение Волонтерлык эшчәнлеге матди ярдәмне генә түгел, рухи яктан да кайгырту появились сначала на Вести Татарстан.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России