Новое
Татарстанда «Лада» йөк машинасына бәрелгән, ике кеше һәлак булган
178
Кичә Татарстанда Кузайкино – Нурлат трассасының 400 километрында 12 модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Нәтиҗәдә, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир һәлак булган.
Авария урынына Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов килгән. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.