Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага 15 яңа автобус тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Кама аръягына эш сәфәре барышында Түбән Кама районына зур сыешлы 15 яңа автобус ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантанада җәмәгать транспортын үстерүнең Түбән Кама районы өчен өстенлекле бурычларның берсе булуы билгеләп үтелде. Яңа автобуслар алынуы турында муниципаль берәмлек җитәкчесе Радмир Беляев әле бер атна элек үк хәбәр иткән иде.
Муниципалитетка метан белән эшләүче уртача класслы ун LOTOS-105 автобусы һәм биш «НефАЗ 5299-31-52» шәһәр яны автобусы кайтты.
Җәмәгать транспорты паркын яңарту Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән берлектә ташламалы программалар аша тормышка ашырыла.
Тантанада Татарстан Рәисе һәм Түбән Кама мэры белән бергә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов, «Газпром газомоторное топливо» җәмгыятенең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Автобусларга сертификат «Түбән Кама ПАТП» җәмгыяте генераль директоры Юрий Ивановка тапшырылды.
Радмир Беляев үз чиратында үзе җитәкләгән шәһәр өчен бүгенге көннең чыннан да истәлекле булуын ассызыклады. «Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без зур сыешлы 15 автобус алдык. Элек бездә нигездә кече сыешлы автобуслар эшли иде, әмма Түбән Кама кебек зур сәнәгать үзәге өчен зур автобуслар бик кирәк. Алар шәһәрлеләрнең яшәү сыйфатына һәм ташу уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый», – дип билгеләп үтте Беляев.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендәге битләрендә: «Түбән Камага шәһәр һәм шәһәр яны маршрутлары өчен зур сыешлы яңа автобуслар тапшырдык. Бу ярдәм нәтиҗәсендә Түбән Камада пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек яхшырыр дип ышанам», – дип язды.
Сообщение Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага 15 яңа автобус тапшырды появились сначала на Вести Татарстан.