Добавить новость
Новое

Яңалыклар (23.12.25)

ГТРК Татарстан
46

Иртәнге чыгарылыш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенең заманча җиһазландырылган перинаталь үзәген ачуда катнашты. Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды.  Әлмәттә күп балалы ике гаиләгә «Лада Ларгус» автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты. Шәһәрнең җәмәгать транспорты паркы 15 автобус белән тулыланды.

Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмиятен бәяләп бетереп булмый. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» да энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.

Көндезге чыгарылыш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Буадан кечкенә Елизаветаның хыялын тормышка ашырды. Республика Рәисе теләкләр чыршысыннан кызның теләге язылган шарны салдырган. Хәзер Лизаның гитарасы булачак.

Республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә бик күп чаралар каралган. «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы аерым урынны алып тора. «Татарстанда кыш» программасы — быелның җәендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән салынган традицияләрнең дәвамы.

“Созвездие – Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен  2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр кышкы смена оештырыла. Алар  Түбән Кама районының «Кама Артегы» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял итү һәм эш белән тәэмин итүне оештыру үзәгендә  булачаклар.

Кичке чыгарылышлар

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмә шәһәренең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга хәзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.  Моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттаховның 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгын бәйрәм итү турындагы инициативасын хуплаган иде. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән тиешле оештыру комитеты төзелде.

2026 елның гыйнварыннан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм программасы гамәлгә кертелә. Беренчесе — торакны арендага алган өчен компенсация. Бу максатларга республикада 350 укытучыга ай саен 20 шәр мең сум акча түләнәчәк.

Быел Татарстанда диспансерлаштыру узган 100 меңнән артык кешедә авырулар  барлыгы ачыкланган. Авырулар арасында беренче урында — кан әйләнеше системасына бәйле чирләр иң күбесе — барлыгы 32 меңнән артык очрак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  республика  икътисадының 2025 елгы эшенә якынча нәтиҗәләр ясады. Тулай төбәк продукты 5 трлн 630 млрд сумга кадәр җитәчәк.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел ахырына Татарстан илдә икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора, Россиянең терәк  төбәге исемен саклап калды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмә шәһәренең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга хәзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.

 

 

Сообщение Яңалыклар (23.12.25) появились сначала на Вести Татарстан.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России