Татарстанда хуҗасыз этләргә эвтаназия ясарга рөхсәт ителде
Татарстан Дәүләт Советы, хуҗасыз хайваннар санын киметү өчен, хакимият органнарының мөмкинлекләрен арттыра торган закон проектын раслады. Норматив хокукый актта яңа хокукый режим – гадәттән тыш вазгыять режимы кертелде. Аның нигезендә, билгеле бер очракларда, сукбай хайваннарга карата эвтаназия куллану рөхсәт ителә. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Гадәттән тыш вазгыять режимы халыкның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч янаганда яки йогышлы авырулар таралу куркынычы булганда кертелергә мөмкин. Бу хакта карар кабул итү вәкаләтләре Татарстан Республикасының Ветеринария баш идарәсенә йөкләнгән. Гадәттән тыш вазгыять режимы гамәлдә булган чорда, хайваннарның үзен агрессив тотуы, кешеләргә һөҗүм итүе яки җитди авыруы расланса, ә альтернатив чаралар хәлне нормальләштерергә мөмкинлек бирмәсә, хайваннарны йоклатырга рөхсәт ителә.
Эвтаназия үткәрү турындагы карарны бары тик ветеринария белгечләре генә кабул итә алачак. Процедура гуманлы ысуллар белән башкарылырга тиеш. Законда гадәти шартларда хуҗасыз хайваннарны юк итү рөхсәт ителмәве аерым ассызыклана.
Төзәтмәләрне кабул итү, шул исәптән, ноябрь азагында Яшел Үзән районында булган фаҗигале вакыйга белән дә бәйле. Анда этләр көтүе 9 яшьлек кызга һөҗүм итте. Бала озак вакыт комада булды һәм 18 декабрьдә үлде.
Эвтаназия процедурасын финанслау бурычы тулысынча муниципалитетларга йөкләнә. Әлеге максатларга акчалар өстәмә керемнәр исәбеннән бүлеп биреләчәк, диелә хәбәрдә.