Новое
Татарстанлылар гыйнварда гадәттәгедән азрак аванс алачак
36
1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр озын Яңа ел бәйрәмнәре булу сәбәпле, Татарстан халкы гыйнварда азрак аванс алачак. Бу гыйнвар өчен алачак гомуми хезмәт хакына ничек тәэсир итәчәк?
Аванс та, хезмәт хакы да айдагы эш көннәре санына карап исәпләнә. Аванс хезмәткәрләргә айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен түләнә, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә бирелә.
Гыйнварда Татарстан халкы нибары 15 көн эшли, шуларның дүртесе генә – 12сеннән 15енә кадәр – айның беренче яртысына туры килә. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында була.
Гыйнварның беренче яртысында эш көннәре саны икенче яртысына караганда күпкә азрак булганга, Татарстан халкы гадәттәгедән азрак аванс алачак. Калган акча, хезмәт хакы итеп, соңрак исәпләнәчәк.