Добавить новость
Новое

«Рәхмәт, милләт» – Ильяс Фәрхуллин бүләкләнгән

Intertat.ru
166

Җырчы, музыкант Ильяс Фәрхуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Бу хакта ул «ВКонтакте» сәхифәсендә хәбәр итә.

«Хәерлегә булсын!

Берничә көн элек шуны уйлап утырдым – музыка өлкәсендә профессиональ рәвештә хезмәт куя башлаганыма да 10 ел була икән инде. Әлбәттә, алар арасыннан 2025 ел аерылып тора.

Быел Татарстан Республикасы Дәүләт академик симфоник оркестры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының чакырылган солисты ролендә әлеге искиткеч коллективлар белән зур академик сәхнәләрдә чыгыш ясадык.

«Yummy music band» һәм «Tubatay Beats» төркемнәре солисты буларак хезмәт куя башладым. 5 сентябрьдә «Yummy music band» белән 12 000 артык тамашачы алдында «Илһам Шакировка багышлау» концертын күрсәттек.

2 музыкаль альбом – «Neo Tatar Vibes» (300 000 нән артык тыңлаулар) һәм «Илһам Шакировка багышлау» («Трибьют Илхаму Шакирову») яздырдык.

Кытай, Үзбәкстан, Төркия илләрендә һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендә остаханәләр һәм лекцияләр үткәрдем, дистәдән артык музыкаль фестивальләрдә чыгыш ясадым.

Рәхмәт, милләт», – дип, узып баручы елга нәтиҗәләр ясаган Ильяс.

Фото: © Ильяс Фәрхуллинның «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России