Добавить новость
Новое

Иранда протестлар вакытында кешеләр үлү сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Intertat.ru
85

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Иранда массакүләм протестлар нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул Ислам Республикасы Президенты Масуд Пезешкианга хат юллаган. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кызганыч, тыныч халык арасында корбаннар бик күп. Шул сәбәпле, илдә өч көнлек матәм игълан ителгән», – дип яза Галимова.

«Ирандагы протест акцияләре вакытында кешеләрнең фаҗигале һәлак булуы турында хәбәрне Татарстанда бик борчылып кабул иттеләр. Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм туганнарына, шулай ук бу авыр чорда зыян күргән бар халыкка минем кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне телим.

Илдәге бу вазгыять тиздән җайланыр, һәм аның территориясендә тынычлык, иминлек урнашыр дип өметләнәм.

Тотрыклылыкка һәм иминлеккә ирешү шарты буларак, диалог һәм үзара аңлашуның мөһимлеген аңлап, Иранда тынычлык урнашыр, ә барлык гражданнар үз иминлеген саклый алыр һәм гадәти тормышка әйләнеп кайтыр, дип ышанам», – ди Рөстәм Миңнеханов.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России