Добавить новость
Новое

Һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә дәресләр үткәрелми?

Intertat.ru
74

Һава торышы кинәт салкынаю сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләрне -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә -25 градус салкын булганда үткәрмәскә ярый. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шулай ук авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -25 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә шул ук 5-9 сыйныф укучылары өчен дәресләрне -27 градус булганда үткәрмәскә киңәш ителә.

Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә 10 һәм 11 сыйныфларда -30 градус салкында, ә шәһәр мәктәпләрендә -32 градус салкында дәресләр уздырылмый.

Санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә, кышкы чорда кечкенә сыйныф укучыларының физкультура дәресләрен урамда ачык һавада үткәрү һава температурасы өч градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә. Өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр һава температурасы -10 градустан түбән булмаганда һәм җил секундына 6-10 метрдан көчлерәк булмаганда урамда үткәрелә ала, диелә хәбәрдә.

Министрлыкта шулай ук температура -25 градус һәм аннан да салкынрак булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм муниципалитетлардан читкә алып чыкмаска киңәш иттеләр.

Татарстан мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системалары эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителде.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России