Новое
Татарстан кешесе җәяү Вьетнамнан Кытайга бара
80
Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Роман Альмендеев 2025 елның декабреннән бирле җәяү Вьетнамнан Кытайга бара. Ул 1300 километрдан артык юк узган инде. Бу хакта «Татмедиа. Живые истории» телеграм-каналы яза.
Видеороликта ул мотивлары, бу үзенчәлекле сәяхәтенең авырлыклары һәм фәлсәфәсе турында сөйли.
«Мин моны, хәтта сәяхәт буларак түгел, ә күбрәк ультрамарафон буларак кабул итәм. Һәм мине булачак җиңүем, моны төгәлләгәч үз копилкама тагын бер җиңү өстәләчәге илһамландырды», – дип сөйли ул.
Ул көненә юлда 10-13 сәгать була. Рюкзагы – 12 килограмм, ә үзе 9 кг авырлыгын югалткан.
Роман Альмендеев Кытайга мартта барып җитәргә ниятли, ә алга таба дөнья тирәли сәяхәт планлаштыра.