Добавить новость
Новое

Язучылар премия бүлә: «Премия булса – нур өстенә нур, булмаса – баш бәласе түгел»

Intertat.ru
74

Татар әдәбиятын сөючеләр өчен бәхәсле, әмма кызыклы тема бар – әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү. Аның беренче туры – берләштерелгән остаханәләр утырышы, икенче туры – идарә утырышы. Беренчесендә теләге булган бөтен әгъза, килеп, үз кандидатурасын тәкъдим итә һәм, раслап, кул күтәрә алса, икенчесендә идарә әгъзалары гына катнаша – беренче турга узган кандидатуралар буенча яшерен тавыш бирәләр. Тукай премиясе очрагында Язучылар берлеге аша тәкъдим ителәсе кандидат сайлана, ә башка әдәби премияләрне идарә үзе хәл итә.

Берләштерелгән остаханәләр утырышы көнне гадәттә Берлек бинасы язучылар күплегеннән гөрләп тора – берләре үзләрен тәкъдим иттерергә яки үзләре тәкъдим итәргә килсә, тамаша карарга гына килүчеләр дә бар. Кыскасы, килүчеләр өстәл тирәли генә сыймагач, чит-читләргә – тәрәзә буена һәм «көфер почмагына» да тезелешә андый көнне.

Мин капкадан кереп барганда, бер машина төялеп, баш мөхәррир Алмаз Гыймадиев җитәкчелегендә «Казан утлары» редакциясе хезмәткәрләре (Рафис Корбан, Алмаз Хәмзин, Фәнил Гыйләҗев) килеп төште. «Сөйләшмичә генә утырам – язасың алайса», – диде Алмаз, Берлек бинасының авыр ишеген ачып, мине керткәндә. Сүзендә торды да – дәшмәде. Хәер, ул болай да күп сүзлелек белән аерылып тормый иде инде.

Кердек. Утырышлар залына үттек, биредә торган Зөлфәт абый гөленә сәлам бирдек – кайчандыр «Татмедиа»да шагыйрь Зөлфәт кабинетында булган гөл хәзер Язучылар берлегендә яши. Утырыштык. Залда кайбер язучыларның үз урыны да бар, кем янына кем утырырга яратканы да билгеле. Мәсәлән, Нәбирә Гыйматдинова белән Марсель Галиев гел янәшә утыра. Моңарчы «законный» урыны булмаган яшь язучыларның кайсысы түргә үрмәли, кайсысы бөтенләй ишек төбендәге «көфер почмагына» гына поса.

Утырышны Идарәнең проза бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева алып барды. Аңа Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм ярдәм итте.

Айгөл Әхмәтгалиева: «Үгезне мөгезеннән алып», премияләр турында сүзне башлап җибәрербез. Көн тәртибендә ике генә мәсьәлә: беренчесе – премияләр, икенчесе – төрлесеннән. Әйдәгез, Гаяз Исхакый премиясеннән башлыйк.

Әлфәт Закирҗанов: Гаяз Исхакыйга нисбәтле кандидатурам бар. Ул барыгызга да таныш драматург һәм сәнгать әһеле – Юныс Сафиуллин. Аның драматургиясен барыгыз да беләдер. Гаяз Исхакый премиясе ул киң җәмәгать эшчәнлеге алып бару, милләтпәрвәр шәхес булу төшенчәләренә бәйле. Минем алда өелеп торган китаплар – аның татар милләтенә хезмәт иткән шәхесләребезне бәяләп язган хезмәтләре. Дамир Сираҗиев, Газиз Айдарский, Рәфкать Бикчәнтәев, Ринат Таҗетдинов, Айдар Хафизов турында саллы хезмәтләре Юныс Сафиуллинның халыкка хезмәт иткән иҗатчы булуын күрсәтә.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тавышка куябызмы?

Дания Нәгыйм: Каршылар бармы? Битарафлар?

Айгөл Әхмәтгалиева: Икенче итеп Һади Такташ премиясен (шигърият өчен) карыйбыз. Кемдә нинди фикер?

Илсөяр Иксанова: Минем тәкъдимем бар. Ул барыбызга да таныш шагыйрә – Йолдыз Миңнуллина. Мин аны күптән тәкъдим итәргә теләгән идем, ләкин ул бик озак китабын чыгармады. Хәзер, менә, китабы чыкты – димәк, нигезләмә буенча бернинди каршылык юк. Аның «Җирдә була шундый көннәр» дип аталган китабы минем кулымда. Йолдыз инде ул – үзенең әдәби мәктәбен булдырган кеше. Аның артыннан ияреп язып киткән кешеләр байтак. Йолдыз күптән лаек. «Тәкъдим итәбез» дигәндә дә, «ул үзе сорамый» дигән сүзләр булды, премия – сорап алына торган әйбер түгел, ул – бүләк, бүләкне сорап алмыйлар. Йолдыз иҗатын белгән кешеләр бу тәкъдимгә каршы булмас дип уйлыйм.

Рәдиф Сәгъди: Бәлкем, үзе каршыдыр...

Илсөяр Иксанова: Үзе каршы булмас. Уңай тавыш бирүегезне сорыйм.

Айгөл Әхмәтгалиева: Яхшы. Тагын тәкъдимнәр бармы?

Газинур Морат: Бар. Башкортстан язучыларыннан хат килде. Алар Такташ премиясенә Мөнир Вафинны тәкъдим итәләр...

Рәдиф Сәгъди: Кем, кем?

Газинур Морат: Мөнир Вафин.

Айгөл Әхмәтгалиева: Уфада «Тулпар» журналында эшли.

Газинур Морат: Башкортстанда татар матбугатын аякка бастыруда күп эшләгән кеше. Башкортстанда татар язучылары күп – аларны барлап, хезмәтләрен чыгара. Беләсез инде – Татар поэзиясе антологиясе чыга. Аның 3 нче томын төзүчеләрнең берсе – ул. Чөнки без Башкортстандагы әдәби барышны белеп бетермибез, ул бөтенесен белә – җыеп китерде. Шушындый тырыш егет! Бу мәҗлестә Мөнир Вафин исеме тәкъдим ителү табигый дип уйлыйм.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тагын башка фикерләр, тәкъдимнәр калмадымы?

Рәдиф Сәгъди: Озакка китәчәк...

Айгөл Әхмәтгалиева: Әйдәгез, алайса тавыш бирик. Кемнәр Йолдыз Миңнуллина кандидатурасын яклап тавыш бирә?

Дания Нәгыйм: Шунысын да искәртеп китәм – икесенә дә тавыш биреп, идарәгә икесен дә уздырырга мөмкин.

Айгөл Әхмәтгалиева: Каршылар? Битарафлар? Өченче премия, ялгышмасам – Җамал Вәлиди исемендәге премия.

Рәдиф Сәгъди: Критика өченме әле?

Хәбир Ибраһим: Тәнкыйть мәкаләләре өчен.

Әлфәт Закирҗанов: Хөрмәтле җәмәгать...

Рәдиф Сәгъди: Әлфәт чәчри дә тора.

Әлфәт Закирҗанов: Монысын әйтәм дә, башка тормыйм. Җамал Вәлиди премиясе билгеле бер сораулар да тудыра – әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләрнең аз булуын беләбез. Мәртәбәле эш алып барганнарның күпчелеге бу премиягә лаек булды. Кайбер кешеләр белән киңәшкәннән соң, минем мондый тәкъдимем бар: әлеге премия әдәбият өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган, әдип буларак бөтен премияләрне алган, татар әдәбиятын пропагандалау, аның формасын, эчтәлеген, тарихын өйрәнүгә зур көч куйган шәхес – Рабит Батулланы Җамал Вәлиди премиясенә тәкъдим итәм. Рабит абыйның «Урыннары оҗмахта... (көлүләр яңгырый) булсын» китабын барыбыз да беләбез (каты көлүләр) әйе, барыбыз да беләбез.

Айгөл Әхмәтгалиева: Рабит абыйның, дигәннән соң өтер куелды...

Әлфәт Закирҗанов: Рабит абыйның «Урыннары җәннәттә булсын» дигән китабын барыбыз да яхшы беләбез. Аның шундый китабы бар... анда 10нан артык шәхеснең тормышына, иҗаты яктыртыла: Тукай, Такташ, Исәнбәт, Әмирхан Еники, Салих Баттал һәм башкалар. Соңгы еллардагы иҗатына...

Рәдиф Сәгъди: Ышанабыз, ышанабыз...

Әлфәт Закирҗанов: Камил абый Кәримов иҗаты турында тәнкыйть мәкаләсе «Казан утлары»нда чыкты. Бик саллы мәкалә, дияр идем. Чаллы театрында куелган пьесаларга бирелгән әтрафлы бәясе урын алган мәкаләсе... Бу өлкәдә куйган хезмәтләренә нисбәтле Җамал Вәлиди премиясенә тәкъдим итәм.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тагын фикерләр бармы? Миңа бу – совет чорындагы... минем әти партком булып эшләде... җыелышларына килгәндә иң истә калганы – кешеләрнең кул күтәрүләре иде. Традициягә тугры калып, кемнәр тавыш бирә – кул күтәрәбез.

Хәбир Ибраһим: Рабит абыйның хәл-әхвәле әйбәттер бит?

Айгөл Әхмәтгалиева: Алдагы премия проза өлкәсендә җигелеп эшләгән язучыларга – Фатих Хөсни премиясе.

Хәбир Ибраһим: Мин Амур Фәлахны тәкъдим итәм. Китабы да чыкты... авырып та йөри...

Айгөл Әхмәтгалиева: Фатих Хөснине авырып йөргән өчен генә бирмиләр инде...

Хәбир Ибраһим: Китабы бар! Әйбәт егет! Бильярд уйный...

Марсель Галиев: Асия Юнысованы былтыр төшереп калдырган идек. 80 яшькә җитә кеше – бер премиясе дә юк.

Газинур Морат: Кемнеке юк?

Язучылар бертавыштан: Асия Юнысованың.

Газинур Морат: Нишләп булмасын?! Премиясе бар аның. Әле тагын бер тәкъдим бар. Былтыр «Казан утлары»нда үзе кыйсса, үз бәян, үзе хикәят дисәң дә була – Нәзифә Кәримованың «Озын-озак язмышлар» дигән әсәре чыкты, аннары китабы чыкты. Мин аның редакторы идем. Шуңа Нәзифә Кәримованы тәкъдим итәм.

Айгөл Әхмәтгалиева: Әлегә өч исем яңгырады. Тагын буламы? Булмаса, әйдәгез, тавыш бирик. Каршылар булдымы?

Газинур Морат: Юк андый кешеләр...

Айгөл Әхмәтгалиева: Битарафлар да юк, дибез инде. Чираттагы премия – Туфан Миңнуллин премиясе – ул драматургия өлкәсендә актив эшләүчеләргә бирелә.

Гөлүсә Батталова: Хәерле көн, хөрмәтле язучылар! Драматургия буенча Туфан Миңнуллин премиясенә мин Илгиз Зәйниевны тәкъдим итәм – мин җитәкләгән драматургия секциясендә язучылар да минем фикергә кушылыр дип уйлыйм. Илгиз Зәйниевны татар дөньясында белмәгән кеше юк. Ул пьесалар язарга Туфан абый әсәрләре аша өйрәнгәнен яшерми. Бүгенге көндә Илгиз Зәйниев – татар театрларында иң күп куела торган авторларыбызның берсе. Аның спектакльләренә халык агылып йөри, алар аншлаг белән бара. Үзем дә театр хезмәткәре буларак әйтәм – аның спектакльләре театрларны ашата, яшәтә. Бу әдәби премия булса да, Илгизнең режиссер буларак та Туфан абый иҗатына олы хөрмәт белән каравын әйтеп китәсем килә. Хәзер, әнә, зур кыюлык һәм тәвәккәллек белән, «Әлдермештән Әлмәндәр»не сәхнәләштерергә алынды. Әлбәттә, бу премиягә Илгиз күптән лаек булгандыр дип уйлыйм. Ул инде театр дөньясындагы иң зур премияне – «Алтын битлек» премиясен алган кеше булса да, аңа Туфан Миңнуллин исемендәге премия кадерле булыр, премиянең дә дәрәҗәсе үсәр, дип уйлыйм. Рөстәм Галиуллин юк икән – аңа тәкъдимем бар иде. Илгизнең пьесалар җыентыгы юк...

Рәдиф Сәгъди: Бер спектакль – үзе бер китап. Илгиз – безнең күз алдында үскән малай.

Нәбирә Гыйматдинова: Син үстердең инде аны...

Рәдиф Сәгъди: Анысы шулай. Бер елны мин аңа Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим ясадым. Ул: «Рәдиф абый, Зөлфәт Хәкимгә тапшырыгыз», – диде, һәм без шулай эшләдек тә. Аның ул гадәтләре дә бар! Быел аның турында сүз булган икән – бирик без аңа! Бик талантлы! Тәнкыйтьне шунда ук кабул итә, шундук төзәтә торган малай – шаккатмалы! Кайбер кеше, сүз әйтсәң, авызын бөрештереп, үпкәләп китеп бара, андыйлардан беркем чыкмады. Ә Илгиз әйткәч үк төзәтә иде...

Хәбир Ибраһим: Бүтән кеше калмады да инде...

Айгөл Әхмәтгалиева: Тавышка куйганчы, Илгиз турында мин дә ике генә сүз әйтим әле. Үзем театрда эшләгәч, Гөлүсәнең сүзләре белән мең кат килешәм: чынлап та театрларны ашата-яшәтә торган, тамашачыны театрга чакырып торган пьесалар нәкъ менә Илгизнеке. Бу премия аңа насыйп булса, бик хаклы булып, үз хуҗасына барып ирешә торган премия булыр иде. Тавышка куябыз. Чираттагы премия – Максим Горький исемендәге премия. Торып басканмын икән, Марсель абый Галиевның («Чытырманлыкта» китабын күрсәтеп), шушы китабын Максим Горький премиясенә тәкъдим итик, дип әйтер идем. Бу китапка күпме көч түгелгәнен Аллаһ үзе генә белә дә, Марсель абый белә.

Хатип Миңнегулов: Максим Горький белән бәйләнеш ничегрәк?

Айгөл Әхмәтгалиева: Марсель абыйның үз саллы язмасы Горькийдан башлана.

Газинур Морат: Аның әсәрләренең тәрҗемәләре дә бар.

Нәбирә Гыйматдинова: Бүген, төн йокламыйча, китапны укып чыктым. Монда ул Горькийның 3 әсәрен тәрҗемә итә. Марсель абыйның теле турында әйтеп торасы түгел инде – искиткеч, бормалы-сырмалы, йомшак тел белән тәрҗемә ителгән. Айгөлнең тәкъдименә кушылам.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тавышка куябыз.

Газинур Морат (янәшәсендә утырган Рузилә Мөхәммәтовага): Премия тәкъдим итүнең болай җиңел барганы юк иде, син монда булгач, бөтенесе дөрес сөйли.

Дания Нәгыйм: Монда ни өчен Абдулла Алиш премиясе каралмый, дисәгез, көз көне каралды. Балалар остаханәсе җитәкчесе Рафис Корбан, теләгән кешеләрне җыеп, кандидатларны сайладылар, идарә аша узды. Быелга безнең лауреатлар билгеле: Зинаида Захарова белән Равилә Шәйдуллина-Морат. Быел Саҗидә Сөләйманова премиясе каралмый. Чөнки ул 2 елга бер бирелә башлады, һәм аның акчасы да артты. Без аны былтыр тапшырдык.

Ниһаять, Тукай премиясенә килеп җиттек

Аллага тапшырып, Тукай премиясенә килеп җиттек. Ассызыклап әйтәм: биредә яңгыраган исемнәр – Язучылар берлеге идарәсенә генә сайлау өчен тәкъдим ителгән кандидатуралар. Алар әле комиссиягә тәкъдим ителә дигән сүз түгел. Бу кандидатурадар өчен идарә әгъзалары яшерен тавыш бирә, күпчелек тавыш җыючы кандидатлар, Берлек кандидаты буларак, Комиссиягә тәкъдим ителә. Анда тагын бер кат сайланып үткәннәр генә җәмәгатьчелек игътибарына чыгарыла.

Айгөл Әхмәтгалиева: Иң затлы премия дибез инде – Тукай исемендәге премиясенә кандидатлар күрсәтәбез. Тукай премиясе буенча фикер әйтүне Хатип абыйдан башлыйбызмы?

Хатип Миңнегулов: Тукай премиясе – иң югары, иң дәрәҗәле, иң популяр премия. Быелгысы елда мин бу премиягә Марат Әмирхановны тәкъдим итәр идем. Ул яше белән дә арабызда иң өлкәне, иҗаты белән дә. 1997 елда аның «Тояк эзе» әсәре буенча Аяз Гыйләҗевның мәкаләсе чыккан иде – ул аны югары бәяләгән иде. Хәзер күпме романнары чыкты. Аяз Гыйләҗев тере булса, бүген нәрсә дияр иде икән?! Миннән, нигә Марат Әмирхановны яклыйсың, дип сорасалар, минем аның белән өстәл янында коньяк түгел, чәй дә эчкәнем юк. Мин, әдәбиятчы буларак, аны әдәби эшчәнлеген бәялим. Ул тарихи романнар яза. Гомере буе Тукай тематикасы бара – анысын киң катлам укытучылар да яратып укый. Аның телендә гаҗәеп сурәтләү алымнары, юморы да бар. Иҗаты берничә премия бирерлек. Тәкъдим дә ителеп карады, әмма артык тыйнак кеше ул, үзе артыннан йөрми. Бераз соңрак булса да, шәхес буларак, язучы буларак, олы кеше буларак, иҗатын бәялик – ул күптәннән лаек. Быел да шушы хатаны төзәтмәсәк, авыр булыр.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тавышка куябыз алайса.

Дания Нәгыйм: Безнең арада Рәфкать Кәрами дә утыра. Ул инде берничә тапкыр тәкъдим ителгән иде. Ләкин әлегә аның ул бүләге юк. Иҗаты зур, бәлки, тыйнаклыгы да комачаулый торгандыр. Рәфкать абый, сүзне сезгә бирәм.

Рәдиф Сәгъди: Үзегез тәкъдим иттегез бит инде – шул да җитә.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тавыш бирәбез.

«Салават күпере», «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова: Мин әтиемне – Зиннур Хөсниярны әлеге премиягә тәкъдим итүегезне сорыйм. Бүген ул килә алмады. Бу бинада үскән бала буларак, минем өчен бу – мөһим. Чөнки ел саен Рузилә апаның (Мөхәммәтова) Берлектә премияләр тәкъдим ителгән утырыш турындагы мәкаләсен укыйм. Быел үз күзем белән күрәсем килде – килдем. Кемнәр бүлә икән, кемнәр тавыш бирә, кемнәр фикер әйтә... Җиде китабым чыкса да, мин әгъза түгел, шуңа тавыш бирмим. Мин үземне язучы дия алмыйм. Әти – язучы! Ул төннәрен яза, хәзер дә аның компьютерында баскан тавыштан уянабыз. Гомере буе шулай. Бу аңа нәрсәгә кирәк? Нәрсә бирә ул аңа? Мин аңа бу сорауларны еш бирәм. Фәлсәфи сөйләшүләр алып барабыз. Ул башкача булдыра алмый. Минемчә, аңа бу премия күптән бирелергә тиеш булган. Ни өчен бирелмәгән – миңа бу аңлашылмый. 1989 елда чыккан хикәяләреннән башлап 20дән артык китабы чыкты. Мин Зиннур Хөснияр иҗатына озаклап анализ бирә алам.

Зиннур Мансуров: Миңа Габдулла Тукай премиясен бирү комиссиясендә дә эшләргә туры килде. Әлбәттә, язучыга республикабызның иң зур премиясе, беренче чиратта, яхшы әсәренә бирелә. Әмма алай гына да түгел. Комиссиядә фикер алышканда да язучының шәхесе күзаллана башлый. Татар әдәбиятында каләм әһелләре язу белән генә чикләнмәгән. ХХ гасыр башында яучыларыбыз газета-журналлар чыгарганнар, хәтта дәүләт органнарында да эшләп, дәүләт эшлеклеләре дә булып киткәннәр. Минемчә, бу таләпләргә Зиннур Хөснияр бик туры килә. Соңгы елларда бик актив иҗат итә – китаплары чыгып килә, тарихи шәхесләребезне өйрәнә. Аның кандидатурасы лаек дип уйлыйм. Әлбәттә, бу премиягә лаек шәхесләр тагын да бар. Әнә – Рафис Корбан. Соңгы елларда шәхесләребез турында язды. Шәхесләр алар милләтне күтәрә. Халык ул шәхесләре белән зур. Бу премиягә Рафис Корбан да лаек, дип уйлыйм. Моңарчы тәкъдим ителгән кандидатуралар да лаек дип уйлыйм. Зиннур Хөснияр турындагы фикеремне дә истә тотсагыз иде.

Хатип Миңнегулов: Шундый күренешләр дә була: Мөхәммәт Мәһдиевның кандидатурасы тәкъдим ителгәч, «Әмирхан Еникиләр алмыйча мин алмыйм», – дип, баш тартты. Бәлки, монда да шундый хәлләр булыр.

Марсель Галиев: Бу премия турында сүз чыккач, уйлап куям: яшь шагыйрәләр көчәйде соңгы елларда – шуларның берәрсенә биреп «революция ясарга» иде, дип кызыгып куям. Ләкин безнең яшькә җитеп килә торган прозаикларны күрәм дә: «Болар алмаган бит әле», – дип уйлап куям. Нәрсә эшләргә? Зиннур Хөсниярләр әдәбиятка бер плеяда булып килделәр: Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй. Зиннур, ничектер, алардан читтәрәк калды, читкәрәк тибәрелде, миңа калса. Гәрчә, менә дигән романнары чыкты. Романнары турында төрле сүзләр йөри, катлаулы яза, диючеләр дә бар. Бу – безнең татарның баш миендәге акыл хәрәкәтенең бераз салмаграк булуыннан киләдер, дип уйлыйм. Кешеләр көнкүрешкә якын булган проза яклы бит инде. Монда дөньяви фәлсәфәгә алып керә белә – миңа ул ошый. Мин аның соңгы романнарын һәм хикәяләрен тәкъдим итәм.

Айгөл Әхмәтгалиева: Әйдәгез, тавышка куябыз. Каршылар юк.

Нурзидә Нотфуллина: Мин Тукай премиясенә бүгенге көннең популяр прозаигы, шагыйрәсе, тәнкыйтьчесе Рифә Рахманның «Татар кызы» романын тәкъдим итәм. Бу китап белән күпләрегез таныштыр. Бу романда ул, бер гасыр аралыгында барган төп вакыйгаларга нигезләнеп, татар гаиләсендә ата-ана һәм бала проблемасы, хатын-кызның гаиләдәге һәм иҗтимагый тормыштагы роле, милләт язмышы һәм башка көн кадагына суккан проблемаларны күтәреп чыга. Әсәр композиция ноктасыннан да, образлар бирелешеннән дә бик камил... Ул алар ярдәмендә төрле социаль-иҗтимагый баскычларда татар хатын-кызы кичергән үзгәрешләрне дә күрсәтә. Бу роман татар хатын-кызына, халкыбызның күпгасырлык уңай традицияләренә һәйкәл булып тора. Бу роман Тукай премиясенә, һичшиксез, лаек дип саныйм.

Рифат Җамал: Хөрмәтле җәмәгать! Бездә 300ләп кенә язучы – үзегезнең кадерегезне аңлап та бетермисездер. Без хәзер, кемне премиягә тәкъдим итәргә, дип утырабыз – бу әле тулы исемлек түгел. Мин Рифә Рахман кандидатурасын... бик нык...

Рәдиф Сәгъди: Таләп итәсең?

Рифат Җамал: Таләп итәм. Марсель «яшьләрне дә кертәсе килә» диде. Безнең талантлы яшьләребез күп. Ләкин Тукай премиясе талант өчен бирелми, эш өчен бирелә...

Хәбир Ибраһим: Талант та кирәк инде...

Рифат Җамал: Талантлы эш өчен бирелә. Рифәнең хезмәтләрен бөтенегез белә. Минем аның бәяләрлек дәрәҗәм юк. Минем иҗатыма тәэсир иткән кешеләр шулай ук күп түгел, Равил Фәйзуллинны әйтәм, шулай ук, Рифә Рахман. Мин, аны укып, әзме-күпме шагыйрь булган кеше. Аның татар әдәбиятына керткән гыйльми хезмәтләре генә күпме! Ул – сирәк була торган шагыйрәләрнең берсе. Мин Рифәне тәкъдим итәм – лаек дип саныйм.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тагын кемне дә булса...

Рәдиф Сәгъди: Тавыш бирик әле...

Айгөл Әхмәтгалиева: Бер генә фикер әйтим – язучыларның бер-берсенә иҗатлары турында сөйләп тору ничектер абсурд кебек тоела, чөнки алар бер-берсенең иҗатын укып торалар, бер-берсенең иҗатын көтеп торалар. Шуңа бер-беребезнең иҗаты турында сөйләгәндә «чәйнәп каптыру» кирәкмидер дә.

Рифат Сәлах: Мин дә Рифә апаны яклыйм, дип кенә әйтим инде.

Айгөл Әхмәтгалиева: Тавышка куйыйк. Кемнәр яклый? Каршылар? Битарафлар?

Фәнил Гыйләҗев: Мин дә...

Рәдиф Сәгъди: Әллә үзеңне куясыңмы?

Фәнил Гыйләҗев: Әлбәттә. Берәр кайчан! Әлегә Рафис Корбан исемен яңгыратыйм, дип торып бастым. Аксакал димәсәк тә, ул – безнең коллега. «Казан утлары» исеменнән аның шәхесләргә багышлап язылган китапларын тәкъдим итәбез. Тарихи яктан бай, мәгълүмати нигезе булган әсәрләр. Рафис Корбан лаек, дип саныйбыз.

Айгөл Әхмәтгалиева: Әйдәгез, тавыш бирәбез. Әллә бетте дәме?

Гөлүсә Батталова: Мин хәзерге заманның иң талантлы шагыйрьләренең берсе Илсөяр Иксанованы тәкъдим итәм. Аның яңа чыккан шигырьләр китабы – Тукай премиясенә иң лаек әсәр.

Айгөл Әхмәтгалиева: Илсөяр Иксанова кандидатурасын яклап тавыш бирик...

Газинур Морат: Идарәгә эш күп була икән монда.

Нурия Сәйяр: Хәзер шундый куркыныч әйберләр сөйлиләр. Түбән Кама мәктәбендә булган хәлне барыгыз да ишеткәндер, мәктәптә җыештыручы булып эшләнгән ханым исән, ди, үзе. Мин Рәдиф Сәгъдине тәкъдим итәм – ул фаҗигале тормышларны тасвирлый. Яшьләргә мондый әсәрләрне уку бигрәк тә кирәк. Рәдифнең иҗтимагый эшчәнлеген дә әйтеп китим. Мин Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Телне саклау – ул Сабантуйлар гына түгел. Безнең якларда Рәшит Ягъфәров укулары бар, Рәдиф Сәгъди, иренмичә, ел саен кайтып, аларның рухын күтәрә. Бездә халык театры бар – аларга да булыша. Минем тәкъдимем – Рәдиф Сәгъди.

Айгөл Әхмәтгалиева: Рәдиф абый кандидатурасын яклап кул күтәрик. Нык ошап китте миңа бу эш...

Хәбир Ибраһим: Мин дә үз кандидатурамны тәкъдим итәм...

Айгөл Әхмәтгалиева: Бер генә теләк – Аллаһ язган премия үз иясен эзләп табар. Кемнәргә язмаган... мин һәрвакыт әйтәм: Аллаһ төп премиядән – саулыктан аермасын! Каләм тота торган кулдан... Премия булса – нур өстенә нур, булмаса – баш бәласе түгел.

Рәфкать Кәрами: Бер тәкъдимем бар. Быел – Габдулла Тукайның 140 еллыгы. Язучылар берлеге исеменнән югары оешмаларга хат юлларга кирәк – ничек булыр икән?

Рәдиф Сәгъди: Әйбәт була.

Газинур Морат: Бөтесенә дә бирергә кирәк, дип язып...

Рәфкать Кәрами: Лауреатларның санын арттыру турында... Андый юбилей ел саен булмый.

Рәдиф Сәгъди: Язып та чыгарга кирәк.

Хәбир Ибраһим: Идарәдән 4 кешене чыгарырга кирәк.

Айгөл Әхмәтгалиева: Монысы – «төрлесеннән» бүлегенә карады.

Дания Нәгыйм: Башка фикерләр булмаса, тәмамлыйк.

Шушы көннәрдә идарә утырышы да көтелә. Монда әле Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр үз бүлекләре тәкъдим иткән кандидатлар исемлеге белән киләчәк.

Спойлер: Чаллылар Тукай премиясенә яшь кеше кандидатурасын алып килә, ди. Афәрин!

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России