Новое
Мамадыш районында фаҗига: яңа туган сабый һәлак булган
109
Бүген Мамадыш районында юл һәлакәтендә яңа туган сабый үлгән. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән яза.
Мәскәү-Уфа юлының 947 нче километрында бензовоз катнашында авария була.
Renault машинасын йөртүче идарәсен югалта һәм юл кырыенда тора торган ярымприцеп-бензовозга бәрелә. Бензовоз йөртүчесе машинаны кардан чистарту өчен туктаган булган.
Җиңел машина салонындагы 2 айлык кыз бала һәлак.
Тикшерү оештырылган, диелә хәбәрдә.