Укучыларның социаль челтәрләрен мәҗбүри мониторинглау турында хәбәрне кире кактылар
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының социаль челтәрләрен мәҗбүри мониторинглау турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ведомство хәбәр итүенчә, мониторинг бары тик балага тискәре йогынты ясарга мөмкин булган контентны ачыклау өчен генә үткәрелә.
«Имеш, ата-аналардан укучыларның социаль челтәрдәге аккаунтлары турында мәгълүматны мәҗбүри җыялар, дигән хәбәрләр буенча мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә белдерәбез: бернинди мәҗбүри мәгълүмат җыю үткәрелми һәм планлаштырылмый», – дип белдерделәр министрлыкта.
Министрлыкта аңлатканча, 5–11 сыйныф укучыларының цифрлы мохите деструктив контентны ачыклау максатыннан бары тик ирекле рәвештә һәм ата-аналар ризалыгы белән генә күзәтелә, диелә.
Министрлык ата-аналарны социаль челтәрләрдә кибербуллинг, мыскыллау, депрессив һәм суицидаль төркемнәр, экстремизм һәм көч куллануны пропагандалаучы берләшмәләрдән сак булырга чакырды.
Моннан тыш, таныш булмаган кешеләр белән аралашу, ялган челленджлар аша хокук бозуга этәрү, мошенниклык һәм алдау юлы белән шәхси мәгълүматны алу да зур куркыныч тудыра.
Министрлык ышандырганча, ата-аналар биргән барлык мәгълүмат бары тик мөмкин булган хәвефләрне анализлау һәм интернетта куркынычсызлык буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен генә кулланылачак, диелә хәбәрдә.