Добавить новость
Новое

«Иң зур бүләк – хаҗга юллама» - «Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Intertat.ru
92

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан иткән иде. Бәйгегә гаризалар 18 февральгә кадәр кабул ителә.

Диния нәзарәтенең Социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренчә, «Нурлы Рамазан» бәйгесе районнарда бик популяр.

«Авыл халкы йортларын бик теләп бизи. Шәһәрдә зур биналарны бизәү авыррак булса кирәк. Быел гаризаларны 18 февральгә кадәр кабул итәбез. Әлегә кабул итү этабы бара. Рамазан ае дәвамында килгән гаризалар арасыннан унысын сайлап алабыз. Аннан, урыннарга чыгып, тикшерәчәкбез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Безнең Рамазан аеның матурлыгын күрсәтәсе килә. Максат – биналарның тышкы ягын бизәү. Утлар белән бизәлешенә, масштабына, Рамазан атрибутикасына карыйбыз. Узган елгы эшләр буенча, халык нык тырыша. Кардан матур бизәкләр дә ясыйлар. Узган ел бәйгегә мәчетләребез дә кушылды.

Иң зур бүләк – хаҗга юллама. Кемнең нияте бар, Аллаһы Тәгалә юлын күрсәтер. Эшләрне көтеп торабыз», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России