Добавить новость
Новое

Татарстанда кыяр бәясе 500 сумга җитте: моның сәбәпләре нидә?

Intertat.ru
60

Татарстан кибетләрендә кыяр кискен кыйммәтләнде. Аерым сәүдә нокталарында аның килограммы 600 сумга кадәр җитә, зур кибетләрдә дә бәя якынча 500 сум тирәсендә куелган.

Күп еллар арзан, һәркемнең өстәлендә булган яшелчә бүген социаль челтәрләрдә төп геройга әверелде: халык кыярның экзотик җимешләрдән дә кыйммәтрәк булуына аптырый.

Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы бер айда гына Татарстанда кыяр бәясе якынча 60 процентка арткан.

Сәбәпләрне ачыклау өчен ГТРК «Татарстан» хәбәрчесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Министрлыкта аңлатуларынча, хәзер – ел саен күзәтелә торган сезонлы үсеш чоры.

«Әлеге продукциягә бәяләрнең сезонлы күтәрелүен күзәтәбез. Бәя артуның төп сәбәбе — җитештерүчеләрнең энергия ресурсларына тоткан чыгымнары үсү. Кышкы чорда теплицаларда үсемлекләр өчен кирәкле шартларны тәэмин итү максатында электр энергиясе һәм газ күпләп тотыла, бу исә продукциянең үзкыйммәтен күтәрә», — дип ачыклык кертә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шул ук вакытта республикадагы иң зур теплица комбинатларының берсендә, киресенчә, бүгенге көндә кыярның җибәрү бәясе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда якынча 12 процентка түбәнрәк булуы әйтелә. Димәк, кибет киштәләрендә күргән югары бәяләрне, зурдан кубып, сәүдә челтәрләре үзләре куямы? Бу сорауга җавапны хәзер Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте эзли.

«Россия Федерациясенең Федераль монополиягә каршы хезмәте илнең иң эре ябык грунт яшелчә җитештерүчеләренә сораулар юллады. Хәзерге вакытта хезмәт әлеге мәгълүматне тикшерә, — дип белдерәләр Россия ФАСының матбугат хезмәтендә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ФАС тиешле чаралар күрәчәген җиткерде.

Чыганак: ГТРК «Татарстан»

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России