Добавить новость
Новое

Ураза нәрсә ул?

Intertat.ru
32

Татарстан Диния нәзарәте сайтында «Рамазан – 2026: төп сораулар» бүлегендә ураза төшенчәсе турында аңлаталар.

«Ураза гарәпчә «саум» дип атала. «Саум»ның лексик мәгънәсе «берәр нәрсәдән ерагаю, читләшү, берәр нәрсәгә каршы тору» дигәнне белдерә. Менә, мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Мәрьям турында болай дип әйткән:

اِنَّى نَذَرْتُ لِلرَّحْمٰنِ صَوْمًا

«Мин Аллаһ ризалыгы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим» («Мәрьям» сүрәсе, 26 нчы аять).

Уразаның шәригатьтә мәгънәсе ураза тотучы кешеләрнең үзләрен икенче фәҗердән (таң атканнан) алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан тыюларын белдерә.

Икенче фәҗер – «имсак» вакыты. Гарәп телендә «имсак» үз-үзеңне тыю дигән мәгънәне белдерә. Имсак вакытында ястү намазының вакыты чыгып, иртәнге намазның вакыты керә.

Шушы вакытта сәхәр ашалып бетеп, ураза башлана. Моннан соң ураза тотучы кеше үзен ашаудан да, эчүдән дә, җенси якынлыклардан да тыя.

Кояш баткан вакыт ифтар вакыты була. Бу вакыттан алып ураза тоткан кешеләр өчен тыелган нәрсәләр рөхсәт ителә. Ахшам намазының вакыты да кергән була.

Имсак мофтыйрат (уразаны бозучы) дип аталган нәрсәләрдән нәфесне чынлыкта яки хөкем рәвешендә тыя. Ялгышып яки онытылып китеп берәр ризык алып капкан чакта хөкмән (хөкемле) имсак барлыкка килә һәм ураза бозылмый.

Имсакның капма-каршысы – ифтар. Бер дә ураза тотмау да – ифтар, уразадагы кешеләрнең, кояш баткач, авыз ачулары да ифтар була.

Ураза тотканда уразаны бозарлык берәр нәрсә эшләү дә ифтар санала. Ифтар кылган кеше дә, уразаны бозган нәрсәләрнең һәркайсы да مُفْطِرْ «мофтыйр» дип атала. Барысы бергә مُفْطِرَاتْ «мофтыйрат» дип исемләнә.

Рамазан аен شَهْرِ صِيَامْ «Шәһри Сыйам» дип әйтәләр, Ураза бәйрәмен, тыелган вакыт тәмамланганга күрә, عيد فِطْرْ «Гийд әл-Фитыр» (ураза төгәлләнү бәйрәме) дип атыйлар», диелә бу хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России