Новое
Рөстәм Миңнеханов Төбәк башлыкларының илкүләм рейтингында алдынгылар арасына керде
167
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңартылган «Илкүләм рейтинг» лидерлары арасына керде. Әлеге рейтинг Россия Федерациясе субъектлары башлыклары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
2026 елның гыйнвар һәм февраль айлары нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчеләре исемлегендә икенче урынны алды.
«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән тикшеренү мәгълүматлары буенча, Татарстан, гадәттәгечә, лидерларның беренче төркемендә позицияләрен саклап кала.
Рейтингта беренче урында Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урында Чечня Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыров.
Нәтиҗә читтән торып анкета тутыру, шулай ук экспертлар бергәлеге вәкилләреннән сораштырулардан торган комплекслы анализ нигезендә ясалган.