Добавить новость
Новое

Милли музейда Фатих Кәрим иҗатына багышланган күргәзмә эшли

Intertat.ru
112

Татарстан Республикасы Милли музеенда татар шагыйре Фатих Кәрим иҗатына һәм тормышына багышланган «Шагыйрь булып та, солдат булып та» күргәзмәсе эшли. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә һәлак булган. Күргәзмәдә уникаль экспонатлар – пуля тишкән шинель һәм аяк киеме, аларны шагыйрь 1945 елның февралендә һәлак булганнан соң хезмәттәшләре Казанга посылка белән җибәргән. Шигырьләр һәм язмалар белән тулы 17 дәфтәр, Фатих Кәримнең портреты, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, шагыйрьнең 1943 елгы шигырьләре язылган соңгы дәфтәре тәкъдим ителә.

Фатих Кәрим коллекциясе Милли музейда 1946 елда формалаша башлый. Беренче материалларны шагыйрьнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова алып килгән.

Күргәзмәдә Фатих Кәримнең иптәшләре җибәргән посылка тышлыгын-капчыкны күрергә мөмкин. 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг (хәзерге Калининград шәһәре) янында шагыйрь һәлак булганнан соң, хезмәттәшләре аның шинелен, итекләрен, шигырьләр язылган блокнотларын, хатыны һәм балаларыннан килгән хатларын нәкъ менә шушы посылкага салып җибәрәләр. Кәримнең полкташлары аның үз туган ягында танылган шагыйрь булуын белгән. Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова посылканы иренең һәлак булуы турындагы хәбәрдән алдарак ала һәм аның инде исән түгеллеген шунда ук аңлый.

Әлеге посылкада Фатих Кәримгә кызлары – Ләйлә һәм Ада язган хатлар да була. Алар да шагыйрьнең башка шәхси әйберләре белән бергә, әлеге посылкада Казанга кайта, ә хәзер исә ТР Милли музеенда экспонат буларак тәкъдим ителә.

Экспозиция башта шагыйрьнең кызы Ләйлә, ә хәзер оныгы Артем Кәримов тарафыннан тулыландырыла. Биредә беренче тапкыр шагыйрьнең «Соңгы дәфтәр»ен – Фатих Кәримнең соңгы шигырьләре язылган блокнотны күрергә мөмкин. 2009 елда бу шигырьләр татар телендә басылып чыккан иде. Моннан алда әлеге дәфтәр Кәримнәр гаиләсе архивында сакланган, диелә хәбәрдә.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России