Добавить новость
Новое

Татарстанда 14 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Intertat.ru
62

Татарстан Республикасында 14 марттан ел саен үткәрелә торган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип җиткерә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Министр сүзләренчә, ярминкәлщр 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фермерлар продукциясен сату өчен мәйданчыклар республиканың дүрт шәһәрендә оештырылачак.

Казанда сәүдә 14 мәйданчыкта оештырыла. Түбән Камада яшәүчеләр өчен өч нокта әзерләячәкләр, ә Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә икешәр махсуслаштырылган мәйданчык ачылачак.

Элегрәк Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 миллиард сумнан артык суммага продукция сатылган.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России