Добавить новость
Новое

Татарстан китап нәшрияты яңа юнәлешен Алсу Исмәгыйлева китабы белән башлый

Intertat.ru
109

Татарстан китап нәшрияты сөенечле хәбәре белән уртаклашты: шушы көннәрдә журналист Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + гамәл = язмыш» дигщн өр-яңа китабы дөнья күрәчәк, ди. Әлеге китапны тәкъдим итү чарасы 25 мартта Казанның «Ногай» кунакханәсендә уза. «Чараның кызыгы шунда — биредә автор белән турыдан-туры аралашу һәм китапта барган вакыйгалар өерендә катнашкан геройларның үзләре белән очрашу көтелә», – дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты.

Кылт итеп Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин белән декабрь интервьюсы искә төште – яңа вазифадагы беренче әңгәмәсе.

«Әле тагын бер зур юнәлеш оешып килә, дияр идем. Продюсерлык үзәге кирәк дип, интервьюларыгызда шул теманы гел күтәрә идегез. Без хәзер шул юлга таба хәрәкәт итәбез. Әле, зурлап, андый үзәк булачак, дия алмыйм, әмма, үз өстемә җаваплылык алып, берничә авторга төрле жанрдагы китаплар язарга заказ бирдем. Әйтик, шундый авторларның берсеннән – әдәби әсәр түгел – кулъязма килде дә инде. Аны зур тираж белән чыгарып, сатып, нәшрият акча эшли алыр, дип ниятлим. Менә бу ялларда укып чыктым – кызыклы, кеше язмышлары, үзеңне табу, максатыңа ирешү юллары. 5 мең тираж белән чыгарыргамы, 10 мең беләнме – әлегә исәплибез. Шушы басмадан башлап, кызыклы авторлар белән шулай эшләргә исәп бар», – дип сөйләгән иде ул.

Авторның кем икәнен әйтмәде. Димәк, сүз Алсу Исмәгыйлевага заказ турында барган.

«Китап язу хыялым юк иде, ләкин Татарстан китап нәшриятыннан шундый тәкъдим алгач, «юк» дигәнче, уйлап карарга булдым. Баксаң, минем укучыларга җиткерерлек тәҗрибәм, уйларым шактый икән. Геройларым – арабызда яшәүче 19 татар хатын-кызы. Аларның уртак сыйфаты бар: алар кайчандыр кыенлыклар кичергән һәм, үз проблемаларына башка яктан карау сәбәпле, тормышларын нык яхшырткан. Китапта аларның язмышы сурәтләнә, әмма ул сурәтләүнең үзенчәлеге шунда – мин аларның тормышын яхшы якка үзгәрткән уйлар тезмәсен җыйдым. Кайвакыт кеше, тормышы яхшырсын өчен, ниндидер вакыйга булырга тиеш дип уйлый. Әмма чынында барысы да уйдан башлана. «Уй + Гамәл = Язмыш» формуласы китапта менә шулай ачыла», – диде Алсу Исмәгыйлева.

  • Алсу Исмәгыйлева – 2016 елдан электрон газета редакциясендә шеф-редактор, 2022 елдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә медиа директор, КФУ укытучысы.
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России