Добавить новость
Новое

Ураза тотмаганнар өчен ирешкән кисәтүләр

Intertat.ru
106

Татарстан Диния нәзарәтенең Рамазан аена багышланган бүлегендә ураза тотмаган өчен ирешкән кисәтүләр турында аңлаталар.

Ибн Гомәр риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

  • «Өч нәрсәне саклаган кеше Аллаһның дусты була. Әлеге өч нәрсәне югалткан кеше исә Аллаһның чын дошманы була. (Болар): намаз, ураза һәм якынлык кылганнан соң чистарыну» (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №127, 1/201).

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:

  • «Узган рамазаннан түләнмәгән бурычы булган кешенең яңа рамазандагы уразасы кабул ителмәс. Рамазан ае уразасының бурычы булган кешенең, әлеге фарыз бурычы капланмыйча, нәфел уразасы да кабул ителмәс» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 2/352; Табәрани, «Әл-Әвсат», 2/99; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №5066, 4833, 3/415, 357).

Әлбәттә, каза кылынмаган уразасы булган кеше яңа Рамазан аенда ураза тотмасын яки яңа Рамазанда элеккеге уразасын ниятләп тотып бетерсен, дигән сүз түгел бу. Бу бары тик яңа тотылган уразаның кабул ителергә лаеклы камил ураза булмавын гына искәртү.

Әбү Үмамә әл-Бахили (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

  • «Берсендә мин йоклап ятканда, яныма ике кеше килде һәм, кулларымнан тотып, мине текә тауга илттеләр дә: «Мен!» - диделәр. Мин: «Моңа көчем җитмәс», – дигәч: «Без сиңа ярдәм итәрбез», – диделәр. Мин тауга менә башладым. Тигезрәк бер урынга менеп җиткәч, көчле тавышлар ишеттем һәм: «Бу нинди тавышлар?» - дип сорадым. Алар: «Бу җәһәннәм әһелләренең иңрәүләре», – дип җавап бирделәр. Шуннан соң мине алып киттеләр. Каршымда тубыкларыннан асып куелган, авызлары колакларына кадәр ярылып, авызларыннан елгадай кан аккан кешеләрне күрдем. «Болар кем?» – дип сорадым. «Уразада булып, ифтар вакыты җиткәнче авыз ачканнар», – диделәр» (Ибн Хузәймә, Ибн Хиббан, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1512, 2/116-117).
Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России