Добавить новость
Новое

Камил хәзрәт Сәмигуллин «Кадер» сүрәсендә математика могҗизалары турында аңлатты

Intertat.ru
38

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәндәге «әл-Кадр» («Кадер кичәсе») сүрәсендә булган математик могҗизалар турында сөйләде.

Фото: © https://t.me/kamil_hazrat

«Бу сүрәдә 30 сүз бар, бу Коръәндәге җүзләр санына туры килә. Хәрефләр саны – 114, бу исә Коръәндәге сүрәләр саны белән туры килә», – дип язган Сәмигуллин үзенең Телеграм-каналында.

Ул шулай ук «Кадр» сүзе әлеге сүрәдә бишенче, унынчы һәм уникенче сүзләр булып кабатлануын әйткән. Әгәр бу саннарны кушсаң, 27 килеп чыга. Бу исә Кадер кичәсенең Рамазан аеның нәкъ 27 нче кичәсенә туры килүен кабат күрсәтә, диелә хәбәрдә.

«Һичшиксез, Без аны [мәңгелек могҗиза булган Коръәни Кәримне] Кадер кичәсендә [Ләүхелмәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә] иңдердек.

Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың?

Кадер кичәсе [Кадер кичәсе булмаган] мең айдан да хәерлерәк. [Шул сәбәпле, аңарда кылынган изге гамәл сиксән өч ел да дүрт ай буена бертуктаусыз кылынган гамәлгә тиң генә түгел, аннан да фазыйләтлерәк].

Ул кичәдә, Раббыларының рөхсәте белән, фәрештәләр һәм Рух [дип тә аталган Җәбраил [галәйһиссәлам] һәртөрле эш өчен иңәләр.

Таң атканчы [фәрештәләр очраткан һәр иманлы ир һәм хатынга сәлам биргәннәре өчен] ул [кичә] иминлек [булыр].

«Әл-Кадр (Кадер) сүрәсе», 97

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиреннән алынды.

Moscow.media
Музыкальные новости

Новости Татарстана





Все новости Татарстана на сегодня
Президент Татарстана Рустам Минниханов



Rss.plus

Другие новости Татарстана




Все новости часа на smi24.net

Новости Казани


Moscow.media
Казань на Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Другие города России